2 июнь көнне Тәтеш районының Әтрәч авылында “Әтрәч укулары” уздырылды. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, нәзарәтнең гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районы хакимияте вәкилләре, кунаклар, авыл халкы катнашты.
“Әтрәч укулары”н уздыруны күптән түгел арабыздан киткән ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Туфан ага Миңнуллин оештырып җибәргән иде. Аның ярдәме белән “Изгеләр зираты” койма белән әйләндереп алынды. Быел "Әтрәч укулары" Туфан Габдулла улының якты истәлегенә багышланды, анда аның хәләл җефете Нәҗибә апа Ихсанова, кызы Әлфия ханым һәм оныгы Данияр катнашты.
Бәйрәмгә килүчеләр иң әүвәл “Изгеләр зираты”н зиярәт кылды, догалар укыдылар. "Әтрәч укулары" кысаларында үткәрелгән “түгәрәк өстәл”дә галим тарихчылар Марсель Әхмәтҗанов, Наил Таиров җирлек, авыл тарихы турында чыгыш ясады. Бәйрәм Сабантуй белән дәвам итте.




