2012 елның 29 маенда Россия ислам университетының актлар залында V Бөтенроссия Ислам уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиаданың ачылыш тантанасы булды.
Олимпиаданы ачу тантанасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, ТР Президентының дини эшләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Кувейт дәүләтенең дин һәм вакф эшләре буенча министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре, шулай ук Мәскәүдән, чит төбәкләрдән кунаклар, республиканың күренекле дин әһелләре катнашты.
Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов барлык катнашучыларны да олимпиада башлану белән котлады һәм файдалы гыйлемнәр алырга чакырды. “Мөселманнар һәрвакыт гыйлемгә омтыла. Сезнең монда җыйналуыгыз гыйлемгә омтылышны, Аллаһы сөбхәнәһү вә Тәгалә юлында булуыгызны күрсәтә. Һәркайда һәм һәрвакыт беренче булыгыз, Пәйгамбәребез (сгв) һәм аның сәхәбәләренең юлын дәвам итәргә насыйп булсын”, - диде мөфти.
Исегезгә төшерәбез, әлеге олимпиада 29, 30 май көннәрендә Россия ислам университетында узачак. Олимпиадада Россия Федерациясенең Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия кебек төрле регионнарыннан, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбур, Саратов, Ульян, Самара һәм башка шәһәрләрдән килгән студентлар катнаша.