Коръән елы уңаеннан Коръән нәшер ителде

19 апрель 2012 ел 12:47

19 апрельдә Татарстан Диния нәзарәте көче белән дөнья күргән Коръәни-Кәримнең “Казан басмасы” тәкъдир ителде. Чарада Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Камил хәзрәт Сәмигуллин, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш катнашты.

Илдус хәзрәт: “Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителде. Ел башында бу уңайдан үткәреләчәк чаралар билгеләнде. Республика, Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар уздырылып килә. Коръән елы кысаларында алга куелган иң мөһим бурычларның берсе үтәлде - күптән түгел Диния нәзарәте тарафыннан “Казан басмасы”ның юбилей басмасы әзерләнде”, - диде. Мөфти  “Казан басмасы” татарлар гына түгел, башка милләттән булган мөселманнар арасында да киң таралган булуын ассызыклады.  “Ул җинел укыла һәм бик зур тарихи мирас булып саклана. Бу юлы без типографик хаталарны төзәтеп, төгәл итеп, аны халыкка курыкмыйча тәкъдим итәбез”, - диде ул.

Татарстан Президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин “Казан басмасы”ның Ислам дөнясында бик мәшхүр һәм аның шрифты да танылганны билгеләп үтте. “Казан басмасы” төрле илләрдә яшәүче мөселманнарның шәхси һәм дәүләт китапханәләрендә кадерләп саклана”, - диде ул.

Чарада катнашкан рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш та Коръәннең халык тарафыннан бик нык кадерләнүен әйтте. “80 елларда экспедицияләрдә йөргәндә әбиләр, бабайлар аны бик саклап кына тотканнарын күрдем. Безнең бабайлар эшләгән “Казан басмасы” шрифты  нәсех стилендә язылган, тәҗвид кайгыйдәләре тиешле урынга куелган.  Бу китапны бастыру халыкка зур бүләк, Аллаһы Тәгалә сүзләрен күңелләребезгә сеңдереп укыйк”, - диде ул.

Яңа басмада моңа кадәр типографиядә киткән 30 лап техник хата төзәтелгән. Аерым алганда, берничә урындагы кирәкмәгән нокталар алынган, саннар алыштырылган.

Коръәни-Кәримнең “Казан басмасы” 10 мең тираж белән дөнья күрде. Ул дини китап кибетләренә сатуга чыгарылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана