Мөслим имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә район күләмендә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирелеп килә. Мөселман яшьләре өчен дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә – спортзалга, якшәмбедә бассейнга йөрү оештырылган. Мәчет каршындагы дини укулар шул рәвешле физик күнегүләр белән чиратлаштырылып барыла.
28 гыйнварда Мөслим оешмалары арасында районкүләм спартакиада башланачак, мөхтәсибәт халкы әлеге ярышларга да әзерлекләрне башлап җибәргән.