Мөселманнарга "хәләл" аэропортлар арта

20 гыйнвар 2012 ел 15:21
Мөселманнарга "хәләл" аэропортлар арта

Малайзиядәге Куала-Лумпур, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай, Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Ататөрк исемендәге халыкара аэропортлар мөселманнар өчен иң кулай дип табылган, дип хәбәр итә www.azatliq.org сайты.

Мөселман туристлар елдан-ел арта бара. Нәкъ шуны исәптә тотып, дөньядагы күп кенә аэропортлар мөселманнарга капкалап алырга да, намаз укырга һәм башка уңайлыклар да булдырырга тырыша. Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең аэропортларында хәләл ризык белән туклану урыннары, намаз уку өчен махсус бүлмәләр дә күбрәк, дип белдерә Crescentrating. Бу оешма илләрендәге һава аланнарында хаҗилар өчен махсус терминаллар булдырылган.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кермәгән илләрдәге аэропортларда да мөселманнарга кулайлыклар тудыру елдан-ел арта бара. Кайбер аэропортлар төрле диндәгеләр кереп гыйбадәт кыла алсын өчен уртак бүлмәләр булдыра. Хәләл ризык табу да җиңелләшә бара.
Crescentrating ширкәтенең бизнес үсеше менеджеры Әзһәр Прина, мөселман сәяхәтчеләр арта барганга аэропортлар моны игътибарга алыр, дип өметләнә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең бер хәдисендә: Аллаһ Тәгалә әйтә: «Мин кешегә көненә биш вакыт намаз укуны фарыз кылдым. Вакытында намаз үтәү — мөэминнәр өчен генә фарыз кылынды», дип билгеләп үтә. Республикабызның җәмәгать урыннарында намаз уку өчен аерым урыннар, махсус бүлмәләр булдыру мөселманнар өчен әле дә актуаль булып кала бирә. Белгәнебезчә, ике ел элек башкаланың мөселман җәмәгатьчелеге Казан мэриясенә аэропортта, авто һәм тимер юл вокзалларында намаз бүлмәләрен булдыру буенча мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге мәсьәләсенең игътибарга лаек икәнлеге билгеләп үтелсә дә, транспорт предприятиеләре Казан автовокзалында намазны вокзалның икенче катында урнашкан ана һәм бала бүлмәсендә укырга мөмкин, “Южный” автовокзалындагы 5 кунакханә номерын намаз бүлмәсе итеп файдаланырга була, ә “Казан” станциясендәге тимер юл вокзалында, пассажирларга хезмәт күрсәтү мәйданнарының җитешмәве сәбәпле, вокзал бинасында намаз бүлмәсен ачу мөмкинлеге юклыгын җиткерделәр ул вакытта. 

Бүгенге көндә “Казан” халыкара аэропортында реконструкция эшләре бара, яңа аэропортта  намаз уку өчен махсус бүлмә булдыру мәсьәләсе, ниһаять, уңай якка хәл ителде: намаз бүлмәсенең бер өлешендә православие дине вәкилләре, икенче өлешендә мөселманнар гыйбадәт кыла алачаклар. Кызганыч ки, тимер юл вокзалында, автовокзалларда әлегә бу мәсьәлә ачык килеш кала. Узган елның сентябрь аенда республиканың дини яшьләре (православие дине һәм ислам дине оешмалары әгъзалары) КФУ ректоры Илшат Гафуровка университетта намаз бүлмәләре булдыруны сорап язганнар иде, әлеге мәсьәлә дә уңай хәл ителмәде. Халыкның рухи ягын кайгыртуга караганда, җәмәгатьчелек урыннарында кафелар, интернет бүлмәләр булдыру, кыскасы, табыш китерә торган “нокталар” ачу күпкә отышлырак. Соңыннан еш кына нигә бүгенге көндә җинаятьчелек үсә, эчкечелек арта, яшьләр “кыйбласыз” дип баш ваталар. Әхлак-тәрбия мәсьәләләренә, кешенең рухи ягын, иманын ныгытуга игътибарны күбрәк юнәлтсәләр, җәмәгатьчелекне борчыган көнүзәк мәсьәләләр үзләреннән-үзләре чишелер иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана