2011 елның октябрендә ТҖ МДНнең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге, NEY фотостудиясе белән берлектә, “Галәмне ишетәсем килә” хәйрия фотоакциясе уздырды. Акция дәвамында җыелган барлык керемнәр дә (100 мең сум) тумыштан колагы ишетмәү аркасында инвалид булып торучы Әхмәтҗанова Мәдинә Ленар кызы счетына күчерелде.
Операция уңышлы узды. Шулай да операциядән тыш, тышкы приемниклар һәм аккумулятор алырга кирәк. Гомуми суммасы 40 мең сумны тәшкил итә.
Тагын бер адым һәм Мәдинә ишетә алачак. Бергәләп Мәдинәгә ярдәм итик!
Ярдәм итәргә теләүчеләр ТҖ МДНнең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 89872639889, Гөлнара.