Мөселман партиясе - төп максат түгел

16 гыйнвар 2012 ел 20:34
Мөселман партиясе - төп максат түгел

Протоиерей Всеволод Чаплин үткән атнада янәдән Россиядә православие партиясен булдыру фикере белән чыкты. Чаплин үз блогында белдергәнчә, рус православие чиркәве, әлбәттә, үзе бу эшне башлап йөрмәячәк. Әмма башка кешеләр мондый фикерне тәкъдим итеп, партия оештырсалар, хуплаячаклар гына.

Россиядә дини партияләр оештыру мөмкинме? Мөселман партиясен булдыру кирәкме? ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов фикеренчә, бу – мөселман өммәтенең беренчел максаты булырлык мәсьәлә түгел. “Россиядә 1917 елгы инкыйлабка кадәр мөселманнар хокукларын яклаучы “Иттифакъ әл-мөслимин” партиясе булган, - ди Вәлиулла хәзрәт. - Димәк, мөселман партиясен оештыруга тарихи нигез бар. Әмма ул вакытта православие дине – дәүләт дине була. Башка диннәр, шул исәптән ислам да, икенче статуска ия иделәр. Бүген ислам дине башка диннәр белән бер хокукларга ия. Сәяси партия ярдәме белән мөселманнарның хокукларын яклау кирәге юк”.

Шулай да киләчәктә, сайлаулар, сәяси партияләргә кагылышлы кануннар либеральләштерелү шартларында мөселман партиясен оештыру – мөмкин хәл булуы турында әйтә Вәлиулла хәзрәт. Бүген исә Дәүләт Думасына үткән партияләр исламга каршы түгел һәм традицион диннәрнең, һәм шул исәптән мөселманнарның да хокукларын якларга әзер.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана