2012 елның 3 гыйнварында, 2010-нчы елда Кабан арты мәчете имамнары һәм “Исхак хәзрәт” исемендәге Милләтара мәдәни агарту үзәге җитәкчеләре башлап җибәргән “Гыйлем – Нур” акциясе кысаларында, Татарстан Җөмһүриятенең Спорт һәм Сәяхәт вәзирлеге белән телдән килешү буенча, Аллаһ йортында Рәсәй җирлегенең Екатеринбург шәһәреннән нәүбәттә мәктәп балаларын кабул итү булды.
Мәчетнең имам-хатыйбы Сәедҗәгфар хәзрәт балаларны мәчет буенча сәяхәт кылдырды, аларга Ислам турында, Кабан арты мәчетенең төзелү тарихы турында сөйләде. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.