Пермь каллиграфы яшьләр белән очрашты

22 ноябрь 2011 ел 14:41
Пермь каллиграфы яшьләр белән очрашты

21 ноябрь көнне “Алтын урта” яшьләре Пермьнән килгән каллиграф – Эдуард Димасов белән очрашты. Эдуард – яшь булуына кармастан, инде танылырга өлгергән каллиграф. Чит илләрдән төрле оешмалар заказ белән дә мөрәҗәгать итәләр үзенә. Эдуард Димасов 20се көнне узган  “Ислам граффити фестивале”ндә дә катнашкан иде.

Яшьләр каллиграфның эшләре белән танышты, аңа күптөрле сораулар бирде, үз фикерләре белән уртаклашты. Эдуард үзенең классик стильдә түгел, ә заманча, модерн стилендә эшләве турында әйтте. Чит илләрдә каллиграфик эшләнмәләрнең кыйммәт йөрүен, әмма Россиядә бу хезмәтнең түбән бәяләнүен билгеләп үтте Эдуард Димасов.

Очрашудан соң истәлекләр дәфтәренә “Алтын урта” дип, үз стилендә язып та калдырды Эдуард. Ул Казанда мөселман яшьләре өчен мондый җыелу мөмкинлеге һәм күптөрле чаралар булуына сөенүе турында әйтте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана