Диния Нәзарәте, Яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын урта” клубының үз сайты ачылды. http://altinurta.ru/ адресы буенча урнашкан әлеге сайтта мөселман яшьләренең тормышы, үткәргән һәм катнашкан чаралары белән танышып барырга, кызыклы, файдалы мәгълүмат табып укырга һәм үзеңә дә сайт эшчәнлегендә актив катнашырга була.
“Алтын урта” сайтында әлеге җәмгыятьнең фото-видеоларын карарга, “Китапханә” бүлегеннән кирәкле китапларны алып укырга, “Сорау-җавап” бүлегендә сорау калдырып, аларга Казыйлар Шурасы биргән җаваплар белән танышырга, “Афиша” бүлегендә алда көтелгән чаралар турында белергә мөмкин.
Сайтның сәхифәләре күптөрле. “Камилләштерү эшләре әле бара, башкаларның уй-фикере, тәкъдимнәре һәм язмалары безнең өчен бик әһәмиятле”, ди оештыручылар.