2011 елның 5 ноябрендә Яшел Үзән районының Мирный поселыгында ике катлы, ике манаралы яңа мәчет ачылды. Әлеге мәчет нәкъ 10 ел да бер ай төзелгән. Бу – соңгы 30 елда районда рәсми рәвештә ачылган бердәнбер мәчетләрнең берсе. Мәчетнең төзелешенә район администрациясе, шулай ук активист Таймус хазрат Садыков булышлык күрсәткән. Габделхәким Сәфәрханов мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнде.
Мөчет ачылышында Яшел Үзән районының башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гарифуллин, республиканың Үзәк регионы казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашып, Корбан бәйрәме белән котлады.
Рәсми ачылыштан соң килгән кунакларны плов белән сыйладылар.