Татарстан белән Ростов өлкәсе мөфтиләре үзара хезмәттәшлек итәргә килештеләр

08 сентябрь 2014 ел 16:48

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаланды. Әлеге документка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Ростов өлкәсе мөфтие Флүр хәзрәт Арсланов кул куйды. 

Килешү тәҗрибә уртаклашу, белем күтәрү максатыннан ике төбәк дин әһелләре, мөгаллимнәре, мәдрәсә шәкертләре арасында элемтәләрне ныгыту; дини әдәбият, дәреслекләр белән тәэмин итүдә; хәләл-индустрия тармаган үстерүдә; Ислам нигезләрен, татар телен, тарихын, мәдәниятен, рухи мирасны өйрәтүче якшәмбе мәктәпләрен оештыруда булышлык күрсәтү кебек мәсьәләләрне колачлый. 

Бүген мөфтияттә үзара хезмәттәшлек итәргә килешкән дин әһелләре мөселман өммәтенә кагылышлы вәзгыять хакында да фикерләштеләр. Яшь буынга рухи мирасны өйрәтү, дини гыйлем бирү, ватанпәрварлек хисләрен тәрбияләү мөһимлеге ассызыкланды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана