Татарстанның беренче мөфтиенә 60 яшь

03 сентябрь 2014 ел 12:21
Татарстанның беренче мөфтиенә 60 яшь

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың беренче мөфтие, Печән базары мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллинны юбилее белән котлады. Габдулла хәзрәткә 2 сентябрьдә 60 яшь тулды. 

"Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә Сезгә иман нуры, саулык-сәламәтлек, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, күңел тынычлыгы насыйп әйләсен. Һәр яңа көн бары шатлыклы хәбәрләр генә китерсен.

Сез Диния нәзарәте эшчәнлегенә беренчеләрдән булып нигез салучы. Сез идарә иткән чорда мөселман өммәте берләште, республикабызда ислам дине киң таралды. Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Киләчәктә бергәләшеп динебезне ныгытырга, халкыбызның рухи үсешенә үз өлешебезне кертергә насыйп булсын! 
 
Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә сезгә вә гаиләгезгә исәнлек-иминлек, бәрәкәтле тормышлар насыйп әйләсен, балаларыгызның вә оныкларыгызның игелеген күреп, бәхет-сәгадәтле тормышта калган гомерләрне динебезгә-милләтебезгә хезмәттә үткәрергә насыйп итсен!" - диелгән Камил хәзрәтнең котлавында. 

 

Габдулла  хәзрәт 1954 елның 2 сентябрендә Казанда туа.

Казанда дөньяви белем алудан тыш хәзрәт 1978-1983 елларда Бохара мәдрәсәсендә укый.

1983-1987 елларда Ташкент Ислам Институтында укып, югары дини белем ала. 

1987 - 1990 елларда  Казанның "Мәрҗани" мәчете имамы булып эшли.

1990 елдан «Нурулла» - (Печән базары мәчете) мәчете имамы.

1993 - 1996 - Россия дини идарәләре координацион үзәге рәисе булып сайлана.

 1992 - 1998 елларда  мөфти булып эшли.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана