Динара татулыкны күрсәткән велокросс үткәрелде

11 сентябрь 2014 ел 12:24
Динара татулыкны күрсәткән велокросс үткәрелде

ТР МДН һәм Татарстан митрополитының яшьләр белән эшләү бүлекләре, яхүди һәм католик җәмәгатьчелеге белән берлектә "Экстремизм -юк!" айлыгы кысаларында велоузыш үткәрделәр. Велоузыш 11 сентябрьдә узды. Әлеге уртак  чара  Татарстанда төрле дин вәкилләренең үзара килешеп, тату яшәүләрен, шул ук вакытта ул татарстанлыларның экстремизм кебек тискәре куренешләргә каршы булуларын күрсәтте. 

Яшьләр төркемнәре төрле урыннардан кузгалып киттеләр: мөселман яшьләре - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасы яныннан, православие вәкилләре - Татарстан митрополиты яныннан, католиклар һәм яхүдиләр үзләренең гыйбадәтханәләре яныннан.

Барлык катнашучылар "Казан" загсы янында  очрашып, тынычлыкны саклауга багышланган флешмобта катнашты.  

Акцияне оештыру, үткәрү турында мәгълүматлар, фотолар «#мы_за_мир!» и «#We_are_for_peace!» хештег атамалары астында социаль челтәрләрдә урнаштырылды. 

 

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана