ТР МДН һәм Казан епархиясе яшьләр бүлекләре утырткан миләшләрдән торган урын "Дуслык аллеясы" дип аталды. "Шәһәрне яшелләндерүгә без шушы рәвешле үз өлешебезне кертәбез. Ә биредән узып киткән һәркемгә миләшләр Татарстанда динара дуслык булуын искә төшереп торсыннар. Без, мөселман яшьләре, православ яшьләре белән бик теләп аралашабыз, төрле уртак чаралар үткәрәбез", - диде нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин.
Яшьләр бергәләп башка төбәкләргә видеомөрәҗәгать тә ясаганнар. Алар Башкортстанда да шушындый ук дуслык аллеясен ясарга телиләр.