string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8396.html"
30.10.2014 15:02

Бүген мөфти Кабардино-Балкариядә “Традицион диннәр: алтын урталыкка һәм дустанә мөнәсәбәтләргә чакыру” дип аталган халыкара фәнни конференциядә катнашты.  Конференцияне Кабардино-Балкария республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, “Халыкара ислам миссиясе” үзәк дини оешма, “Әл Васатыйя- Урталык” фәнни-мәгърифәтчелек үзәге оештырды. Нальчик шәһәрендә үткәрелүче чарага танылган ислам галимнәре, православия, яхүд оешмалары вәкилләре, дини уку йортлары ректорлары һәм башкалар җыелды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарада чыгыш ясады. “Тынычлыкны саклауның иң әһәмиятле алымнары дип, мәгърифәтчелек, белем алу һәм традицион диннәргә таяну дип саныйм. Изге Коръәндә әйтелә: “ Белгән белән белмәгән бер булырмы?!”(Коръән. Зүмәра сүрәсе, 9 аять) . Безгә, Россия мөселманнарына, яшь буынга бүгенге заманга туры килгән белем бирергә кирәк, шул ук вакытта алар һәрнәрсәгә Ислам аша карарга тиешләр. Яшьләр үз илебездә гыйлем тупласын өчен Россиядә ислам мәгарифен үстерү мөһим. Безнең дини мәгариф дөньяның иң танылган ислам уку йортларына көндәш булырга тиеш”, - дигән фикерен җиткерде хәзрәт. Камил хәзрәт Казанда якын киләчәктә Әбу Хәнифә исемендәге  мәктәп  ачылачагын хәбәр итте. ТР МДН өчен инкыйлабка кадәрге татар дини мирасын торгызу һәм бүгенге заман дин галимнәрен тәрбияләү  төп бурыч булып тора.

Чараны оештыручылар көч куллануга, террорчылыкка каршы мөрәҗәгать, Кабардино-Балкария Республикасы – тынычлык җире турында , яшьләрне Сирия һәм Ирактагы вакыйгаларда катнашудан тыю хакында фетвәләр кабул итәргә ниятләгәннәр.