ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды “Мохтаҗларны ашат” акциясе башлануы турында игълан итте. Теләге булган һәркем аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итә ала. Моның өчен фондка мөрәҗәгать итәргә һәм 6000 сум күләмендә сәдакә калдырырга кирәк.
Әлеге акчалар ярдәмдә мохтаҗ кешеләрне ит белән тәэмин итү өчен тотылачак.
Чарада катнашырга теләк белдерүчеләргә “Зәкят” хәйрия фондына мөрәҗәгать итү сорала: Казан шәһәре, Тукай урамы, 3 нче йорт, 3 нче кат. Тулырак мәгълүмат өчен телефоннар: 89872752959 яки 225-33-22.