ТР МДН Грозный шәһәрендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) кагылышлы карикатураларга каршы үткәрелүче митингка теләктәшлек белдерә

19 гыйнвар 2015 ел 15:20

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Грозный шәһәрендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) кагылышлы карикатураларга каршы үткәрелүче митингка теләктәшлек белдерә.

Европа берлегенең төрле басмалары тарафыннан карикатуралар бастырылуы Татарстан мөселманнарында  борчу тудыра.

Сүз иреге кешенең, нинди генә конфессия вәкиле булса да, рухи кыйммәтләрен һәм әхлакый идеалларын мыскыл итәргә тиеш түгел. Югыйсә җимергеч  социаль киеренкелек туарга мөмкин. Чөнки бу халыкларның бүгенге җәмгыятьтә тынычлыкны саклап, үзара килешеп яшәргә омтылышларына каршы килә.

Теләсә кайсы радикаль һәм экстремистик күренеш дини карашлар белән акланырга тырышкан кебек үк, сүз иреге социаль җавапсызлыкка нигезләнә алмый.

Кешенең вөҗдан иреге, рухи кыйммәтләре – берәүгә дә бозарга рөхсәт ителмәгән төп хокуклар чагылышы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана