ТР МДН урта һөнәри дини белем бирү уку-укыту стандартларын тәкъдим итте

26 гыйнвар 2015 ел 18:24

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” дигән темага пресс-конференция үтте. Чарада Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры, Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.

Мөфти үзенең чыгышында бу стандартларның 2 ел дәвамында әзерләнүе турында әйтте. Шуңа күрә  төрле дини уку йортлары мөгаллимнәреннән торган Уку-укыту методик берләшмә оештырылуын билгеләде.

“Татарстандагы һәр мәдрәсәнең уникаль үсеш юлы һәм тәҗрибәсе бар. Әлеге стандартларны эшләгәндә без аларны күз уңында тотарга тырыштык. Яңа стандартлар Татарстанның барлык мәдрәсәләренә кагыла һәм аның нигезен безнең татар дин галимнәренең мирасы тәшкил итә. Алар студентларыбызда белемнәрен үстерү теләген арттырырга этәргеч булыр дип ышанабыз. Төпле белем булмаса, халыкара галим тәрбияләп булмый, ә бездә мондый ихтыяҗ бар. Еш кына яшьләребез интернет челтәре аша төрле хокукый сорауларга җавапны башка ил галимнәреннән эзли. Минемчә, безнең үз галимнәребез булырга тиеш”, - дип белдерде мөфти.

“ТР МДН карамагында 8 дини уку йорты бар.  Аларның бердәм стандартлар буенча эшләве безнең өчен мөһим. Алар замана таләпләренә туры килердәй имамнар булырга тиеш. Әлеге стандартларны хәзерге заман имамының идеаль үрнәген күзаллап эшләдек”, - дип белдерде Рафыйк Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә алар кадрлар мәсьәләсен хәл итү, уку-укыту-программасын билгеләү, китаплар әзерләү һәм мөгаллимнәр өчен квалификация күтәрү курсларын оештыру эше белән мәшгуль.

Искәртәбез, 2012 елда мәгариф өлкәсе белгечләре һөнәри мөселман мәгариф оешмаларында (мәдрәсәләрдә) аудит уздырдылар.

Татарстан мөселман уку йортлары Уку-укыту методик берләшмәсе оештырылды. Әлеге берлекне Казан ислам университеты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Уку-укыту-методик берләшмәнең төп эшчәнлеге – һәр мәдрәсәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстандагы мөселман башлангыч һәм профессиональ урта уку йортлары өчен бердәм стандартлар төзү. 2013 елның 19 апрелендә бердәм стандартларны әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча эшче төркем оештырылды. Профессиональ урта мөселман мәгарифе өч дәрәҗәгә бүленде: башлангыч, база һәм югары белем бирү дәрәҗәләре. Алга таба өч дәрәҗәгә туры килгән уку-укыту буенча стандарт проектларын әзерләү эше башланды.

Хәзерге вакытта өч юнәлештә стандартлар расланды:

“Ислам фәнннәре һәм тәрбия”, башлангыч әзерлек;

“Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле” , төп әзерлек;

“Ислам фәнннәре һәм тәрбия, гарәп теле”, югары әзерлек.

Әлеге стандартлар мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы үтте. Стандартларны Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин раслады (12.11.2014. №74 “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын раслау һәм гамәлгә кертү турындагы” боерыгы).

Боерык нигезендә, 2015-2016нчы уку елыннан башлап, ТР МДНнә караган мәдрәсәләрдә шәкертләргә белем әлеге стандартлар нигезендә биреләчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана