Чаллыда нәшер ителүче “Ислам нуры” газетасы 20 ел өзлексез дөнья күрүче дини басма

06 февраль 2015 ел 13:27

Быелның февралендә “Ислам нуры” дини-иҗтимагый газетасының чыга башлавына 20 ел тулды. Шул вакыт эчендә ошбу дини басманың 583 саны дөнья күрде. Рәсәйдә татар телендә берөзлексез чыгып килүче ислам басмалары санаулы гына. “Ислам нуры” шуларның берсе. Аны бүгенге көндә, Татарстаннан тыш, Рәсәйнең 29 төбәгендә яздырып алып укыйлар. Иң күп язылучы төбәкләр: Башкортостан, Оренбург, Киров, Чиләбе, Ульян, Түбән Новгород, Омск өлкәләре, Пермь крае. Газета айга ике тапкыр чыга, А3 форматында яртылаш төсле итеп, сыйфатлы офсет кәгазендә басыла.

 “Ислам нуры”ның 2006 елдан еллык дини календарьлары нәшер ителеп килә. Шулай ук басманың иң яхшы язмаларын берләштергән вәгазь, сорау вә җавап китаплары укучылар арасында киң таралу тапты. Редакция “Ислам нуры” үзәге нәшрияты эшчәнлегендә актив катнаша, башка дини әдәбият басып чыгаруга да үз өлешен кертә.

“Ислам нуры” басмаханәсендә ел саен 100 меңләгән тираж белән дини әдәбият, уку әсваплары басыла. Басмаханә белән Рәсәй ислам институты да уңышлы хезмәттәшлек итә.

 “Ислам нуры” газетасы 2007 елда Татарстанның иң яхшы мөселман басмасы исеменә лаек булды. Шуны да әйтергә кирәк, ошбу газета призына Чаллыда балалар арасында башланган Коръән уку бәйгесе хәзер, Республика кысаларыннан чыгып, соңгы 5-6 ел эчендә күрше -тирә республика, өлкә вәкилләрен дә җәлеп итә.

Газетаның төп максаты – Исламның гомумкешелек кыйммәтләрен халыкка җиткерү, дини гыйлем бирү, мөселманнарны үзара аралаштыру, фикерләштерү.

Бүгенге көндә ошбу басманың оештыручылары - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек үзәге.

 ““Ислам нуры” газетасының тууы 90 еллардагы милли, дини күтәрелешкә бәйле. Татар газеталары чыга башлады. Тармак газеталарына ихтыяҗ туды. Мин “Камгэсэнергострой” төзелеш берләшмәсенең “Таң йолдызы” газетасын җитәкләгәндә тематиканы киңәйтү өчен үз башлангычым белән “Ислам нуры” кушымтасын чыгара башладым. Шәхси басмаханә хуҗасы Иршат хаҗи Шәйхаттар аны мөстәкыйль итәргә чакырды, чыгымнарын үз өстемә алам, диде. Татарстан Диния нәзарәтенә барып фатиха алдык. Шулай башланды,”- ди газетаның даими мөхәррире Хәлил хаҗи Шәриф.

 Шуннан башлап Иршат Гыйлметдин улы газетаның төп спонсоры булып килә. Газета башка чыганаклардан бернинди дә ярдәм алмый. Шунсы да игътибарга лаек: газетаның мөхәррирдән тыш штаты юк. Аның эчтәлеген формалаштыруга укучылар үзләре актив өлеш кертәләр. Редакция, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән тыш, Рәсәй мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Башкортостан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтулла белән даими элемтәләр тота.

Газетаның актив хәбәрчеләре Оренбург, Түбән Новгород, Чиләбе, Омск өлкәләрендә, Башкортостанда һ.б. төбәкләрдә. Мәсәлән, Уфадан “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, Оренбург шәһәренең “Рамазан” мәчете имам-хатыйбы Фарук хәзрәт Зинәтулла, Омск өлкәсенең Тәвриз районы Ташяткан авылы имамы Рамазан хәзрәт Корманов һ.б. Укучылар белән эшләүдә шунсы аеруча мөһимдер: редакциягә килгән һәр язма игътибар белән өйрәнелә, алар газетага әзерләнгәндә авторның үз стиле саклана. Шундый кызыклы гына факт: газетаның актив хәбәрчеләреннән берсе булган Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дәгъвәт эшләре белән Башкортостанның Бакалы районына бара. Беренче тапкыр баруы. Әмма баргач бабайлар әйтәләр: “Без бит сезне беләбез.” Йосыф хәзрәт аптырап сорый: “Кайдан беләсез?” Бабайлар әйтә: “Ислам нуры” газетасындагы вәгазьләрегез аша.”

Редакция Чаллы мөхтәсибәте белән тыгыз элемтәдә эшли.  “Ислам нуры” газетасын Чаллы имамнары мөнбәре дип тә атарга мөмкин. Алар даими төстә газета аша үз сүзләрен, үгет-нәсыйхәтләрен укучыларга җиткереп торалар. 

Газетның яңа саннары белән биредә танышырга мөмкин:"ИСЛАМ НУРЫ"

Фотоларда: газета мөхәррире Хәлил Шәриф Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән; газета нәшире Иршат хаҗи РИИ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин янында; “Ислам нуры” үзәге басмаханәсендә; “Ислам нуры” кибете.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана