Татарстан мөфтие Балтач районына эшлекле сәфәр кыла

22 апрель 2015 ел 10:50

Бүген, 22 апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Район үзәгендә Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Рамил Нутфуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның баш казые һәм Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.

Очрашу барышында дин әһелләре хакимият вәкилләре Балтачта барган мәчет төзелеше һәм җәмигъ мәчете каршында эшләячәк мәдрәсә һәм, гомумән, райондагы дини вәзгыять турында сөйләште.

Камил хәзрәт Норма урта мәктәбендә үткәрелгән әхлак дәресендә дә булды. Мөфти белән бергә ачык дәрестә аның урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин һәм  “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Мәктәп балалары кунакларга Балтач районындагы мәчетләр турында сөйләде, Т. Миннуллинның “Акбай һәм сарык малае” пьесасыннан өзек күрсәтте һәм ислам мәдәнияты, горыф-гадәтләребезнең әхлакый тәрбия бирүдә әһәмиятен исбатлаган кызыклы материаллар белән таныштырды.

Дәрес барышында Кариле авылы мәчете имам-хатыйбы Әгзәм хәзрәт Һадиев ата-анага хөрмәт турында вәгазь сөйләде. Нәсыйхәт сүзләрен Татарстанның башка казые, район мөхтәсибе  Җәлил хәзрәт Фазлыев та җиткерде. Тәҗрибә уртакалашу ниятеннән ачык дәрескә районның башка мәктәпләреннән дә әхлак дәресләре мөгаллимнәре җыелган иде.

Әхлак дәресләре мәктәп программасына кертелмәгән, әмма 20 ел дәвамында Балтач районының кайбер мәктәпләрендә түгәрәкләр вакытында үткәрелеп килә. Нәзарәт вәкилләре һәр ел мондый ачык дәресләрдә катнашырга тырыша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана