2 май көнне Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген тәмамлаучы шәкертләр диплом эшләрен якладылар. Шәкертләрнең язма хезмәтләре мәдрәсәдә 4 ел дәвамында алган гыйлемнәренә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды. Дөрестән дә, диплом эше дини уку йортын тәмамлаучы шәкертнең сөйләм осталыгын да, фикерләү дәрәҗәсен дә, сайлап алынган тема буенча туплаган мәгълүматны ничек аңлавын һәм үзләштерүен дә анык күрсәтте.
Шәкертләр сайлаган темалар арасында фикыһ, гакыйдә, әхлак, тарих, әдәбият фәннәре буенча язылганнары күп иде. Аеруча зур игътибар Изге Коръән тематикасына бирелде. Мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган комиссия әгъзалары быелгы чыгарылыш шәкертләренең фәнни хезмәтләрен тулаем алганда уңай бәяләделәр.
Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире