Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

22.06.2012 11:15

22 июнь – Кайгы һәм хәтер көне, халкыбыз күңелендә озак вакытларга җитәрлек тирән эз калдырган Бөек ватан сугышы елларының башланган чоры. 71 ел элек шушы көндә фашистлар Советлар Союзына бәреп керә.

Дүрт ел дәвамында тарихыбыз миллионлаган халкын югалта. Һәр гаилә диярлек сугыштан кайтмаган улларын, абый-энеләрен, әтиләрен, туганнарын зарыгып көтүгә дучар була...

Сугыш афәте, ачлык-ялангачлык, якыннарыңны югалту ачысы атеизм чорында яшәгән кешеләрне Аллаһы Тәгаләгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә этәрә. Солдатлар Ватанны фашистлардан саклар өчен сугыш кырына күңелләреннән догада булып барсалар, тылдагы хатыннары, апа-сеңелләре, әниләре өйләрендә гыйбадәт кылып, Аллаһтан ярдәм сорыйлар.

Бүген без Бөек Ватан сугышы кырында ятып калган солдатлар рухына атап дога кылабыз, илебезгә тынычлык  һәм азатлык бүләк иткән ветераннарга олуг рәхмәтебезне җиткереп, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек сорап калабыз!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана