Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның Коръәни-Кәримнең “Казан басмасы”н тәкъдир итүдә ясаган чыгышы

19.04.2012 11:21

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителде. Ел башында бу уңайдан үткәреләчәк чаралар билгеләнде. Республика, Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар уздырылып килә. Коръән елы кысаларында алга куелган иң мөһим бурычларның берсе үтәлде - күптән түгел Диния нәзарәте тарафыннан “Казан басмасы”ның юбилей басмасы әзерләнде. Нәзарәт көче белән бу юлы изге китап 10 мең тираж белән нәшер ителде.

Казан шәһәре үзенең басма Коръәне "Казан басмасы" белән дөнья күләмендә мәшһүр. Изге китапның Россиягә кадәр чит илләрдә 15-16 гасырларда ук нәшер ителә башлавы мәгълүм. Шунысы гаҗәп, аны чыгарган кешеләр мөселманнар  булмаган һәм ул, нигездә, ислам дине китабын өйрәнү, тикшерү максатыннан чыгарылган. Ә "Казан басмасы" - Россиядә басылган беренче изге китап, өстәвенә ислам дөньясында мөселманнар тарафыннан нәшер ителгән тәүге басма.

Элгәреге заманнарда гарәпләр Коръән тарихын шигъри юлларга салганнар. Ул ирекле тәрҗемә ясаганда болайрак әйтелә: "Коръән иңгән - Хиҗазда, матур иттереп язылган - Истанбулда, гүзәл иттереп укылган - Кахирәдә, беренче мәртәбә басылган - Казанда".

Дөнья күләмендә Ислам дине таралышында зур роль уйнаган Хиҗаз, Истанбул, Кахирә җирләре рәтендә Казанның телгә алынуы ата-бабаларыбызның мөселманнар дөньясында мәртәбәсен ачык күрсәтә.

 "Казан басмасы" белән татар халкының типографияләрдә дини китаплар нәшер итү традициясенә нигез салына.

Бүгенге көндә үзебезнең дини асылыбызга кайту турында сөйләшүләр ул, менә шундый традицияләрне өйрәнү, белү, дәвам итү дә булып тора. Югыйсә традицияләрне гадәти күңел ачу чаралары итеп кенә күз алдына китерәбез. Алай гына түгел. Дини китаплар басу  татар халкының аңын, рухын, калебен нык иткән гамәл булган. Һәм бу гамәлләр берничә гасыр дәвамында башкарылып килгән. Нәтиҗәдә, үзе  зур бер мираска, традициягә әверелгән. 

Әлбәттә, белемгә омтылган татар кешеләре элеккеге заманнарда да белемне чит илләргә йөреп тә туплаган. Әмма, асылда,  дини китапларны үзе нәшер иткән, хәтта аңар шрифтларны эшләгән, "Казан басмасы" моңар зур дәлил. Дин әһелләре, зыялылары шул басмаларны тараткан, шул изге китапка таянып башка күп сандагы дини-фәнни хезмәтләр язган.

Әйтик, татарлар Петербургтагы беренче Коръән басылган типографияне Казанга кайтартырга ирешәләр. 1802 елны биредә "Иман шарты" дигән китап чыга. Аны татарлар  "татар әлифбасы" дип йөртәләр. 1803 елны икенче китап буларак ике томнан торган Коръән чыга. Бу Коръән ике вариантта нәшер ителә. Беренчесе 2 томлы, икенчесе пәралап чыга. Типография хуҗасы Бурашев, балаларыбыз Коръән укырга өйрәнсен өчен шулай итеп чыгардык дип, язып калдырган.

Революциядән соң татарларның китап басу традициясе бөтенләй диярлек өзелә. Урамнарда өем-өем китапларны яндырып юкка чыгарганда татарларның китап басу традициясе дә балта белән чабыла дияргә була. 70 елдан артык вакыт эчендә бөтен совет иленә изге китап бер-ике генә тапкыр нәшер ителә.

Үзгәртеп корулардан соң кибетләр дини китаплар белән тулды. Изге китаплар төрле мөселман илләренннән алып кайтып өләшенде, сатылды.

Шул ук вакытта Казанның 1000 еллыгын үткәргән көннәрдә, "Кол Шәриф" мәчете ачылышына "Казан басмасы"  “мемориаль издания” буларак дөнья күрде.

Бүгенге көндә без татар халкының дини китаплар нәшер итү традициясен кире кайтарырга, яңартырга омтылабыз. Шул максаттан нәзарәт көче белән китаплар нәшер ителеп килә. "Казан басмасы"н бастыру бу юнәлештә җитди эш алып барылуын күрсәтә. Алга таба "Мөгәллим сәни" китабы бастыруга әзерләнә. Коръәнне укырга өйрәтә торган китап озакламый дөнья күрәчәк.

 

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы