Рамазан айларында мәрхәмәтле эшләрдә берләшергә язсын!

26.06.2014 19:22

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!

Мөхтәрәм җәмәгать, барчабызга мәгълүм, исламның биш баганасы бар. Биш багана ул: Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Рамазан аенда менә шушы биш багананың берсен үтәргә, ягъни ураза тотарга мөмкинлек бирелгән.

Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Коръән. Бәкарә сүрәсе, 183 аять).

Мөселманнар өчен фарыз булган уразаның хикмәте нидә соң? Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен һәм ул уннан алып җитмеш тапкырга кадәр артыр. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», – дип әмер итте. Бу хакта Пәйгамбәребез хәдисендә язылган. Без бары Аллаһы Тәгаләгә ният итеп, ураза тотабыз. Гөнаһларны кичерүне сорап догалар укыйбыз. Раббыбыз кылган уразаларыбызны, догаларыбызны кабуллардан кылса иде.

Ураза – нигъмәтләр өчен шөкер итү вакыты да. Без бүгенге көндә, Аллага шөкер, бик матур һәм бай заманда яшибез. Аллага шөкер, ашарыбызга төрледән –төрле ризык, киенергә төрледән-төрле кием бар. Аллага шөкер, динебез үсә, иманлы бәндәләребез арта тора.

Шул ук вакытта рамазан - мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә торган ай да. Арабызда бер-ике җылы сүз өмет иткән әбиләр, бабайлар яши, авыру сабыйлар һәм мөшкел хәлдә калган мохтаҗлар бар. Туганнар, күршеләр арасында ярдәм кирәк булганнар очрый. Әгәр без бер-беребезне кызганмасак, Аллаһ та безне кызганмас. Пәйгамбәребез әйткән: “Башкаларга мәрхәмәтле булган бәндәгә, Раббыбыз да мәрхәмәтле булыр” дигән.

Рамазан айларында мәрхәмәтле эшләрдә берләшергә язсын, тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде. Амин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана