Диния нәзарәтенең 25 еллыгына багышланган пленумда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ясаган чыгыш

18.09.2017 17:33

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Хөрмәтле Пленум, Президиум, имамнар, килгән кунаклар!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Диния нәзарәтенең Пленумында сезне сәламләргә рөхсәт итегез!

 Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

2017 ел безнең мөфтият өчен юбилей елы. Бүген – 15 сентябрьдә – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 25 ел тула! Бирегә җыелган бар кешене дә әлеге вакыйга белән ихлас күңелдән тәбриклим!

Ислам дине Россиядә һәм Татарстанда күпгасырлык тарихка ия, һәм ул, күп очракта  татар халкының характерын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый юнәлешен билгеләп, аның барлыкка килүендә һәм үсешендә төп роль уйнаган.

Дин рәсми рәвештә дәүләттән аерылган, әмма ул җәмгыятьтән аерым була алмый. Илебез өчен иң авыр булган чорларда халыкка дин көч бирде: ул аңа тышкы дошманнарга, авырлыкларга һәм кыенлыкларга каршы торырга ярдәм итте. Без беләбез: Бөек Ватан сугышы елларында фашизм белән көрәш идеологик юнәлештә дә алып барыла, аңа каршы тору турында махсус фәтвалар чыгарыла. Шул ук вакытта диннең үзе өчен катлаулы вакытлар җиткәч, безнең бабаларыбыз иманнарын күз карасыдай саклап, исламның матур кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен безгә бәяләп бетергесез рухи мирас итеп тапшыра.

Шунысы кызык, Татарстан территориясендә ислам дине ун гасырдан артык яшәүгә дә карамастан, ХХ гасыр ахырына кадәр кадәр без мөселман өммәтен яклау һәм аның үсеше өчен җавап бирә ала торган үзебезнең оешкан структурага ия түгел идек. Билгеле, бүген Россиядә сиксәннән артык диния нәзарәте бар. Кайсыбер төбәкләрдә хәтта берничә мөфтият эшләп килә! Ә бит, хәтерләсәгез, кайчан гына әле Казанга мөселманнарның Диния нәзарәтен, Оренбург дини җыены дәвам ителә торган оешманы күчерү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Бу хакта 1897 елда Шиһабетдин Мәрҗани болай дип язган: “... көн кебек ачык, Казан шәһәре әлеге оешма өчен иң яхшы урын”[1]. Соңыннан, 1920 елда Галимҗан Баруди, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие буларак: “Әгәр мөселманнар үз теләкләре белән Идарәне Казанга күчерсәләр, хакимият тарафыннан каршылыклар булырга тиеш түгел.... аның бердәнбер урыны дин үзәге һәм фән шәһәре булып танылган Казан булырга тиеш”[2], - дигән фикердә тора.

Шулай итеп, танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклеләре төрле вакытларда мөселманнарның Диния нәзарәтен нәкъ менә безнең башкалабызда булырга тиешлеген аңлаганнар. Ул чакта республиканың мөстәкыйль диния нәзарәтен төзү мәсьәләсе көн үзәгендә тормаган. Әмма тарихи вакыйгалар агышын исәпкә алганда әлеге хәл бик табигый нәтиҗә буларак кабул ителә башлый. Берничә дистә ел узганнан соң, ниһаять, Ватаныбызның дини картасында мөселманнарның яңа Диния нәзарәте барлыкка килә, һәм аңа Россия Федерациясе мөфтиятләре арасында иң зурлардан булу насыйп була.

Хәзер ул елларның теге яки бу вакыйгаларына, гамәлләренә бәя бирүдән мәгънә юк. Монда утыручыларның күбесе шаһитләр генә түгел, әлеге вакыйгаларда үзләре катнашучылар да. Бары бер нәрсә генә әйтәм – иң мөһиме шул: без тулы канлы һәм бар көченә эшли ала торган мөфтият кенә төзеп калмый, барыннан да бигрәк – аның бердәмлеген һәм мөстәкыйльлеген саклап кала алдык.

25 ел элек безнең мөфтият алдында мөһим максатлар һәм бурычлар торган була. Алар татар дини мирасын торгызу, дини белем бирүнең күп баскычлы системасын булдыру, мәчет-мәдрәсәләр төзү, ниһаять, Татарстан өммәте өчен яшь буыннан танылган җәмәгать, дин һәм фән эшлеклеләрен тәрбияләү системасын төзү кебек мәсьәләләрдән чыгып куелган иде.

Узган чирек гасыр эчендә Татарстанның мөселман җәмгыяте тормышында сыйфат ягыннан күп кенә үзгәрешләр булды. Ләкин Диния нәзарәте оешканда да, хәзер дә төп бурычлар булып мөселман дини оешмаларын берләштерү һәм аларның эшчәнлеген имам Әбу Хәнифә юнәлешендә һәм имам Әбу Мансур әл-Матуриди гакыйдәсендә Коръәни-Кәрим һәм Пәйгамбәребез Сөннәтенә () нигезләндерү максатлары үзгәрешсез кала.

Куелган бурычларны тормышка ашыру өчен безнең тарафтан мөфтият белән идарә итүнең күзгә күренерлек нәтиҗәләр күрсәтә алырлык системасы булдырылды. Бүген аның эченә 1500дән артык теркәлгән мәхәллә һәм мәчет керә, ә бу исә Россия Федерациясендәге гомум мәчетләр саныннан дүрттән берен тәшкил итә. Безнең җирле органнар 48 мөхтәсибәт һәм 9 казыят белән билгеләнгән. Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы һәм Аксакаллар шурасы төзелгән һәм алар уңышлы эшлиләр.

Мәгърифәтчелек, дәгъвәт һәм кануный бердәмлекне тәэмин итү юнәлешендә татар дини мирасын торгызу, Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен үтәү һәм саклау бурычы тормышка актив рәвештә ашырыла. Юкка гына 2016 ел Хәнәфи мәзһәбе елы дип билгеләнмәде; 2017 – бөек татар дин галиме, мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди елы булды; 2018 ел Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителер, иншә Аллаһ.

Көн үзәгендәге мәсьәләләр булып татар дин әһелләренең хезмәтләрен өйрәнү, аларның мирасын милли йөзебезне саклау, яшь буында Ватанга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан дини мәгариф учреждениеләре программаларына кертү; татар дини тәгълимат мәктәбен кайтару һәм формалаштыру; укыту программаларын һәм уку материалларын стандартлаштыру. Моннан тыш, аерым игътибар Коръәнне кануный яктан татар һәм рус телләренә тәрҗемә итүгә бирелә.

Мөфтият тырышлыгы белән мөселман традицияләре турында иң актуаль сорауларга җавап бирә торган әсбап – “Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйбларының гыйбадәт кылуларны һәм дини йолаларны үткәрүнең нигезләмәсе” эшләнгән һәм басылып чыккан. Россия тарихында беренчеләрдән булып 2014 елда “Кол Шәриф” мәчетендә берөзлексез Коръәни-Кәрим укыла башлады, ә 2015 елдан әлеге эстафетаны Болгардагы “Ак мәчет” кабул итеп алды. Россиянең мөселман өммәте тормышында 2016 елда Кәламе шәрифнең яңа басмасы дөнья күрү дә мөһим вакыйга булды. Россия күләмендә тәүге тапкыр Коръәннең тулы версияле аудиоязмасы чыкты. Ел саен сәләтле Коръән-хафизларны билгеләргә һәм Коръәнне уку традициясен үстерергә ярдәм итүче Коръән укучылар конкурсы оештырыла.

Әлеге чараларны тормышка ашыру милләтебезгә рухи-әхлакый юнәлеш бирә алырлык татар дин әһелләренең һәм мөселман интеллигенциясе вәкилләренең яңа буынын тәрбияләүдә ярдәм итә алыр иде. Билгеле, мондый олы максатларга яңа сыйфатлы, яңа дәрәҗәгә ирешкән мәгарифтән һәм абруй казанган мөселман уку йортларыннан башка ирешеп булмый.

Мөселман дини мәгарифенең бүгенге күпбаскычлы системасы турында тулысынча формалашкан дип әйтеп була, ул материаль-техник базага ия, педагогик кадрларга бай,  укыту эшләп чыгарылган һәм расланган мәгариф стандартлары нигезендә алып барыла. Ел саен республикада мәчет каршындагы курсларда уртача алганда 25000гә якын кеше белем ала. Татарстанда 9 мәдрәсә һәм Россия ислам институты бар, аларда 220 мөгаллим эшли һәм 4000нән артык шәкерт укый.

Татарстанда беренче мәртәбә мәчет каршындагы башлангыч курслар өчен татар телендә “Ислам нигезләре” әсбабы һәм бердәм уку-укыту программасы әзерләнде.

Магистр һәм фән докторы дәрәҗәсенә ия ислам һәм шәригать фәннәре буенча белгечләр әзерләү максатыннан, быелның 4 сентябрендә Болгар ислам академиясе ачылды. Ул ватаныбыздагы дин тәгълиматы мәктәбенең “йөзек кашы” булып тора һәм чит илләрдәге дини белем бирү учреждениеләренә лаеклы алмаш булырлык мөмкинлекләргә ия. Аның эшләп китүе – Россия дини мәгарифе өчен яңа чор. Болгар ислам академиясен төп оештыручыларның һәм аны төзүдә әйдәп йөрүчеләрнең берсе булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте булды.

Моннан тыш, мәгариф мәсьәләсендә һәм кадрлар әзерләү сәясәтендә төп өстенлекле юнәлешләр булып милли татар мөселман интеллигенциясе мәктәбен торгызу һәм дин әһелләренең кадрлар резервын формалаштыру тора.

Узган елларда безнең тарафтан мөселманнар өчен социаль сәясәтне тормышка ашыру механизмнары төзелде. Әлеге сәясәт хәзерге социаль чынбарлыкка туры килгән традицион мөселман яшәү рәвеше, фикер-карашлары, традиция һәм гореф-гадәтләре үсеше күзлегеннән чыгып төзелде. Яшьләр, мигрантлар, тоткыннар, төрмәдән чыкканнар  - социаль эшчәнлекне башкарганда төп максатчан аудитория итеп шулар карала.

Теге яки бу вакыт таләпләренә җавап кайтарырлык эшчәнлекне башкару өчен Татарстанның Диния нәзарәте үз гомерендә күп кенә яңа юнәлешләр үзләштерә. Дөресрәге, татарларда кайчандыр чәчәк атып та, бүген эзсез югалган күркәм традицияләрне торгызу өчен, мөфтият “Зәкят” хәйрия фонды, “Хәләл” стандартлары комитеты, ТР Вакыф фонды, “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы кебек оешмаларны эшләтеп җибәрә.

Авыру балаларга матди ярдәм күрсәтү, мохтаҗлар өчен бушлай кием һәм азык-төлек өләшү – болар “Зәкят” фонды шөгыльләнә торган юнәлешләрнең бер өлеше генә.

Татарстан хәләл индустриясенә нигез салучы булып бүген үз эшчәнлеген 2005 елдан алып баручы “Хәләл” стандартлары комитеты тора. Ул Россия хәләл базарында җитди эш алып баручы буларак танылып, 2015 елда “Хәләл” комитеты Бөтендөнья хәләл шурасының тулы хокуклы әгъзасы булып сайланды. Бүгенге көнгә комитет реестрында хәләл продукция чыгара торган 105 сертификацияләнгән предприятие бар.

“ТР Вакф” фонды тарафыннан үткән гасырда мөселман өммәтеннән тартып алынган милекне кайтару буенча зур һәм мөһим хезмәт башкарыла. Мәхәлләләрне, җир биләмәләрен һәм мәчетләрне теркәү, күчемле һәм күчемсез милек буенча хуҗалык  эшләре алып бару да - аның карамагында.

«ДУМ РТ Хаҗ» операторы Россиядә хаҗиларның хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ үтәүләрен яхшылап контрольдә тотучы бердәнбер хаҗ операторы булып тора.

Халыкара элемтәләр һәм Россия Федерациясе төбәкләре белән бәйләнешләр урнаштыру өлкәсендә дә яхшы итеп эш оештырылган. Мөфтият зур абруйга ия, мисал өчен, Берләшкән милләтләр оешмасы, ЮНЕСКО, Европа шурасы кебек халыкара оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора.

Дәгъват һәм мәгълүмати сәясәтне нәтиҗәле итеп тормышка ашыру өчен Диния нәзарәте тарафыннан “Хозур” медиа-холдингы булдырылган, ул үз эченә утызга якын массакүләм мәгълүмат чарасын ала. Алар татар дини мирасын саклау, яшьләрне тәрбияләү, халыкның дини белемнәрен арттыру һәм экстремизмга каршы тору буенча җитди бурычларны үтиләр. Быелның сентябреннән Россиядә беренчеләрдән булып “Хозур-ТВ” интернет-телевидениесе эшли башлаячак.

Ислам диненең күркәм кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан чыгып һәр ел саен массакүләм чаралар, мисал өчен, республикакүләм ифтар, Мәүлид ән-Нәби, Изге Болгар җыены, Russia Halal Expo оештырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ураза һәм Корбан гаетләрен Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү ислам белән республиканың ике арадагы мөнәсәбәтләр югарылыгының күрсәткече ул.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без - хәзрәтләр адәм балалары белән аларның иң шатлыклы вакытларында да (бала туганда яисә аңа исем кушканда), аларның иң авыр минутларында да (мәсәлән, якыннарының вафат булган чагында) янәшәләрендә торабыз. Кешеләрнең шатлыкларын һәм кайгыларын уртаклашу - безнең миссия ул. Шушы олы хезмәтне ару-талуны, ялны белмичә, көнне-төнне аермыйча фидакарьләрчә башкарган өчен сезгә бик зур рәхмәт, хөрмәтле хәзрәтләр!

Җәмгыять һәрвакыт үсештә, һәм без аннан аерылгысыз. Шуңа күрә, җәмгыятькә кирәкле булу өчен, аны Аллаһ юлыннан юнәлтер өчен, без заман белән бергә атларга тиешбез. Алай гына да түгел, үзебез яши торган җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешен яңа үрләргә җиткерү – безнең төп бурыч икәнлеген онытмасак иде.

Без шактый озын юл үттек, әмма узасы юллар күп әле. Мөселман өммәтенә хезмәт итү өчен мөфтиятнең ныклы нигезе булдырылган. Бердәмлекне саклап, без алдыбызда торган мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп барабыз. Үзебезнең хезмәтебезне намуслы башкарып, без Татарстанның чәчәк атуына һәм аның рухи үсешенә үзебездән лаеклы өлешебезне кертәбез.

Бердәмлектә - безнең көчебез һәм иң мөһим өстенлегебез. Бер йодрык булып тупланып кына без замана авырлыкларына каршы тора алачакбыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Күчерәсе таулар алда әле!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Аллаһының рәхмәтенә һәм Аның ризалыгына ирешүләребезне телим.

[1]  Мђрќани Ш. Мустафадел ђхбар фи ђхвали Казан вђ Болгар. – Казан, 1989. – Б. 211.

[2]  Галимджан аль-Баруди. Памятная книжка // Казань. – 1998. – № 1. – С. 25.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы