Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

13.04.2012 10:54

Мине Татарстан Республикасы мөфтие итеп сайлап куюга инде бер ел узып та китте. Бу кыска вакыт эчендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2011 елның язында планлаштырылган күп кенә программаларны тормышка ашырды. Алда тагын да зуррак эшләр тора. Бүген без бик әһәмиятле мәсьәләләрне чишү өстендә эшлибез: безнең җирлек өчен традицион булган хәнәфи мәзһәбен пропагандалау, экстремизмны булдырмау, имамнарның дәрәҗәсен күтәрү, мөселманнарның хокукларын яклау һәм югары квалификацияле кадрларны әзерләү өчен барлык шартларны тудыру.

XX йөзнең туксанынчы елларында яулап алынган азатлык дин иреге, меңнән артык мәчет төзелү, дини белем бирүче югары уку йортлары ачылу кебек җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләр белән беррәттән, тискәре үзгәрешләрне дә алып килде. Илебезгә чит илләрдән миссионерлар килеп, җирле милли гореф-гадәтләрне һәм дини йолаларны юкка чыгарырга тырышып, үз карашларын тарата башлады.

Моның нәтиҗәсе буларак, республикабызда үз максатларына ирешү юлында кеше үтерергә әзер радикаль мөселман секталары барлыкка килде. Нурлат районындагы террорчыларны юкка чыгару һәм Биектау районындагы җәнҗал минем сүзләремә ачык дәлил булып тора.

Шулай ук быелның апрель ае башында Кол Шәриф мәчетендә булып үткән вакыйгалар турында да әйтеп үтәсем килә. Имам кую кебек гадәти эштән чын спектакль ясадылар. Һәм бу спектакльдә баш рольләрне ваһһабчылар, “Хизбут-тәхрир әл-Ислами”, оешкан җинаятьчел төркем вәкилләре һәм милли сепаратчылар башкарды. Барысы да безнең җирлек өчен традицион булган хәнәфи мәзһәбенә каршы берләште. Күрәсең, гарәп илләрендә булып үткән инкыйлаблар эзсез калмаган һәм Россиядә дә үз тарафдарларын тапкан.

Республикабыз өммәтендәге хәлләрне үзгәртү өчен бу, билгеле, бик аз вакыт булуын мин аңлыйм. Моның өчен тагын да күбрәк эшләргә, зур көч куярга туры киләчәк. Меңнән артык имам миңа терәк булып тора. Шуңа да без Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен һәм республикабыз тынычлыгы өчен, балаларыбызның тыныч тормышта яшәве, үсүләре һәм укулары өчен эшлибез.

Әгәр дә узган ел вакыйгаларын искә төшерсәк, аларның барысын да санап бетерү мөмкин булмас. Шуңа күрә иң әһәмиятлеләренә генә тукталып үтәм.

Беренчедән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Уставы, мөхтәсибәт һәм мәхәллә Уставлары Россия Федерациясе законнарына туры китерелде. Эш Коръәни-Кәрим, Сөннәт һәм хәнәфи мәзһәбе нигезендә башкарылды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте документларындагы үзгәрешләр РФ Юстиция министрлыгында теркәлү узды.

Икенчедән, мәгариф системасында да уңай үзгәрешләр күзәтелә. Сентябрь аенда Имамнарның квалификациясен күтәрү үзәге үз эшен башлап җибәрде, моның файдасын республикабыз районнарындагы имамнар билгеләп үтте дә инде. Укыту программалары бер стандартка – хәнәфи мәзһәбенә туры китерелде, мәчет каршындагы курслар һәм мәдрәсәләр өчен яңа үзгәртелгән программалар булдырылды, җәйге мөселман лагерьлары өчен яңа программа эшләнелде, мәдрәсә укытучыларының I Республика киңәшмәсе һәм мәчет каршындагы курслар укытучыларының I Республика киңәшмәсе үткәрелде.

Диния нәзарәте мөселман уку йортларын финанслау өчен үз тарихында беренче тапкыр акча бүлеп бирә алды. Хәзер безнең мәдрәсәләр коммуналь хезмәт өчен түләү хакында баш ватмый, ә мәдрәсә укытучылары хезмәт хаклары ала башлады. Моңа кадәр без республика мөхтәсибләренә һәм казыйларга хезмәт хакы түләүне оештыра алган идек. Иншә Аллаһ, киләчәктә авыл имамнарына да хезмәт хакы түләрбез.

Яхшы хезмәт хакы түләп, без алардан тирән белем бирүләрен һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүләрен көтәбез. Шуңа күрә үзган атнада барлык мәдрәсәләрдә дә укытучылар өчен аттестация башланды. Башка өлкәләр буенча финанс эшләренә килгәндә, анда да эш бара.

Ел дәвамында Диния нәзарәтендә булган милек барланды, аларга документлар әзерләнде. Киләчәктә  финанс сорауларны һәм имамнарның матди проблемаларын үз өстенә алачак Вакф фонды төзелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында Мөселман эшкуарлары ассоциациясе оештырылды, алар булышлыгы белән беренче тапкыр Республика ифтары оештырылды. Быел ифтарны тагын да колачлырак итеп уздырырга җыенабыз. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты эшләми диючеләрнең сүзләрен  кире кагасым килә. Комитет эшли генә түгел, ул зур темплар белән үсүен дәвам иттерә, һәм аның партнёрлары көннән-көн арта бара.

Россиядә беренче басма Коръәннең басылып чыгуына 225 ел тулу уңаеннан Диния нәзарәтенең 2012 елны Коръән елы дип игълан итүен дә әйтеп үтмичә кала алмыйм. Бу уңайдан Казанда һәм республикабызның 45 районында күптөрле чаралар үткәреләчәк. Бүгенге көндә барлык районнарда да диярлек Коръән укучылар конкурслары булып үтте. Якын арада Коръән елына багышланган сайт эшли башлаячак, “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак. Коръәни-Кәримнең Казан басмасы дөнья күрде. Китап 10 мең данә тираж белән басылды.

Бу китапны колонияләрдәге хөкем ителгән мөселманнар да алачак. Диния нәзарәте Татарстанның Җәзаларны үтәтү буенча Федераль хезмәте (УФСИН) белән берлектә төрмә һәм колония китапханәләреннән барлык ваһһаби китапларны алды. Хөкем ителгәннәр өчен махсус китапханәләр оештырылды.

Республикабыз җитәкчеләренең мөселманнар белән үзара мөнәсәбәтләрен аерым ассызыклап үтәсем килә. Моннан тыш, Президент аппаратында яңа структур берәмлек – Татарстан Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе төзелде, ул мөселманнар өммәтендә килеп туган агымдагы мәсьәләләрне һәрьяклап хәл итүгә булышлык күрсәтә.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы