Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның ТР мәдрәсә мөгаллимнәренең I Республика киңәшмәсендә ясаган чыгышы

22.03.2012 10:57

Аллаһу Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Бүгенге көндә сыйфатлы дини гыйлем бирү җәмгыятебезнең нигезен, аның киләчәген тәэмин итә, дөньяви һәм дини өлкәләрнең бердәмлегенә китерә. Татарстандагы дини уку йортларын тәмамлаучы студентларның белемен яхшырту өстендә, замана таләпләренә карап, даими эшләргә кирәк. Бүгенгесеннән канәгатьләнергә ярамый. Студентларның белемнәре никадәр түбән булса, бу шулкадәр тар дини карашка һәм түбән толерантлыкка китерә, гражданинның илдәге социаль тормышта тулысынча катнаша алуына комачау итә. Россия Федерациясе Конституциясенә бәйле рәвештә, һәр гражданинның сыйфатлы белем алырга хокукы бар. Сыйфатсыз дини гыйлем алу илдәге кешенең хокукларын кысу булып санала. Шуңа да моңа бармак аша карау ярамый.

Диннең гади генә элементар нигезләрен белмәү, бигрәк тә яшьләр очрагында, төрле идеологик агымнарга бирешүгә, агрессивлыкка юл куя. Россиядә әлеге идеологик агымнарның бер факторы булып Хизб ут-Тахрир, ваһһабчылык, политик исламның башка традицион булмаган күрсәткечләре тора. Ягъни бу – илдәге мөселман җәмгыятенең киләчәге өчен куркыныч тудыра, биредә дин – рухи функцияне түгел,  ә җәмгыятьне артка өстерәүче функцияне үти. Республикабызда бүгенге көндә бирелә торган ислам мәгарифе популяр һәм замана таләпләренә җавап бирә. Шулай да тиешле шартлар һәм техник яктан җиһазландыру да җитеп бетмәвен дә әйтмичә мөмкин түгел. Бүгенге көндә дини югары белем алырга теләгән яшьләр чит илдә укуны кулайрак күрә, күбесе хәтта икеләнеп тә тормыйча шул илдә эшләргә дә кала. Бу безне борчыган мәсьәләләрнең иң четереклесе. Еш кына чит илләрдә укытыла торган дини гыйлем башка мәзһәб буенча алып барыла. Студентлар үз илләренә кайткан очракта та, республика һәм илдәге мөселманнарның таркаулыгын, фикер каршылыгын тагы да көчәйтә генә. Республика һәм Казан дини уку йортларында укучы кызлар-егетләр Татарстаннан гына түгел, башка республика һәм Россия өлкәләреннән, БДБ илләреннән дә булуын билгеләп үтәргә кирәк. Мәдрәсәгә кергәндә, милләткә һәм яшькә кагылышлы бернинди дә чикләүләр юк. Биредә милләт мәсьәләсе беркайчан да сорау тудырмады, чөнки ислам милли сабырлыкка һәм милләтләр арасында тату, дустанә мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтә. Шунысы да күзгә ташлана – студентларның күпчелеге башка милләттән. Шундый яхшы шартларда һәм кирәкле дини уку йортлары республикада булганда, биредә үзебезнең татар студентлары белем алуын теләр идек, моннан татар халкының рухи киләчәге тора. Уку-укыту барышын татар телендә алып барырга тырышырга кирәк. Бу шулай ук чит өлкәләрдән килгән студентларда да Татарстанның икенче дәүләт телен өйрәнү теләген дә уятачак.

Безгә 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башын гына искә алу да җитә, ТР территориясендә зур танылу алган дин тәгълимате мәктәбе булган. Садри Максуди, Йосыф Акчура, Шиһабетдин Мәрҗани кебек мөселман галимнәре һәм мәгърифәтчеләренең исемнәре һәрберебезгә дә билгеле. Әлеге җәмәгать эшлеклеләре – татар мәдәниятен һәм татар иҗтимагый фикер үсешен үстерүгә үзләреннән бәһасез өлеш керткән шәхесләр. Без татарлар гына түгел, бөтен Россия мөселманнары аларны белә, аларның китапларын укый, хезмәтләренә таяна.

Дин социаль интститутларның тотрыклыгына, халыкның мәдәни кыйммәтләрен үстерү һәм саклауга китерә, әлеге кыйммәтләрне киләсе буынга тапшыра, бер сүз белән әйткәндә, җәмгыятнең рухи үсешен тәэмин итә.

Дини уку йортларының төп максаты – милләт һәм мәдәни кыйммәтләребезне үстерә алырдай чын мөэмин мөселманнар тәрбияләү. Кызганыч ки, бүгенге көндә киресен күзәтергә туры килә: югары мөселман уку йортларын тәмамлаган шәкертләребез еш кына башка өлкәдә эшлиләр. Бу исә дин өлкәсендә кадрлар җитмәүгә китерә: гыйлемле һәм мәгърифәтле имамнарыбыз юк, яхшы сүз осталары, вәгазь сөйли алырлык дин әһелләре дә бармак белән генә санарлык, мәчет-мәдрәсәләрдә белгечләр, мөгаллимнәр, дин әһелләре җитешми. Әлеге мәсьәлә турыдан-туры чыгарылыш курс студентларының үз белгечлекләре буенча, ягъни дин өлкәсендә эшләмәүләреннән килеп чыга.

Билгеле булганча, 2011 елның җәендә бердәйләштерелгән программа һәм бердәм укыту стандартлары кертелде. Без алга таба да үзебезнең дини мәгариф системасын үзгәртеп кору өстендә эшләячәкбез.  Аллага шөкер, ТР МДН дини мәгариф учреждениеләренең эшчәнлегенә ярдәм итә алырлык финанс чыгымнар табуга иреште. Шулай итеп, Татарстан мәдрәсәләре тарихында Диния нәзарәте беренче тапкыр үзенең мәгариф системасын  финанслый башлады. Бу республика мөселманнары өчен бик тә әһәмиятле һәм көтеп алынган вакыйга булды. Алга таба да дини мәгариф өлкәсенең эшчәнлеген алып баруда яңа җитди таләпләр барлыкка киләчәк, шулай ук якын киләчәктә барлык мөгаллимнәрне дә аттестацияләү күздә тотыла.

Мөселман өммәтебез, иң беренче чиратта, үзенең бердәм булуы белән аерылып тора. Студентларыбызда да, алган теоретик материалларыннан тыш, күңелләрендә ислам әхлагы, иман ныклыгы булса иде. Җәмгыятебезгә гыйлем нуры һәм иман таратырдай кешеләр, үзләренең статусларына җавап бирердәй шәкертләр тәрбияләргә насыйп булса иде. Моны игътибар үзәгенә алырга кирәк, ягъни яшь белгечләребез алган гыйлемнәрен гамәлдә дә кулланып, Татарстандагы ислам динен күтәрүгә һәм таратуга үз өлешләрен кертеп, ислам җәмгыятенең рухи потенциалын күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Мөгаллимнәребез төп игътибарны мәгарифнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтсәләр иде. Бигрәк тә тәрбияви якны исәпкә алырга кирәк. Без үзебездән соң килә торган яңа буында иман ныклыгын, ихласлылыкны, чын инсани сыйфатларны саклау өстендә  эшләргә тиешбез, бары гыйлемле һәм рухи нык яшьләр генә киләчәкне төзи ала. Ышанып әйтә алам, бергәләшеп, булган көчләребезне бергә туплап, без югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Аллаһы Тәгалә дин әһелләрен, мөселман җәмгыятенең киләчәген әзерләүдә һәрбарчабызга да көч һәм сабырлык бирсә иде.

 

ҮДО – ТР МДН рәисе, мөфти                                                                                      Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы