РФ Премьер-министры һәм илебез президентлыгына кандидат Владимир Путин үзенең чираттагы мәкаләсендә җәмгыять тормышының иң мөһим өлкәләренең берсе – иҗтимагый сәясәткә кагыла. Ислам динендә иҗтимагый өлкәгә бик зур игътибар бирелә. Социаль яктан иң зур яклауны ислам дине бирә дисәк, ялгыш булмас. Бу – Коръәни-Кәримдә язылган һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) хәдисләрендә чагылыш тапкан.
Бүгенге көндә җәмгыять аңында баручы үзгәрешләр беркемне дә гаҗәпкә калдырмый дияргә була. Өлкәннәргә карата ихтирамсызлык нормага керде: һәркөн диярлек без әнисен кыйнаган яисә куып чыгарганнар турында ишетеп торабыз. Рухсызлык, кансызлык аркасында җәмгыять таркала. Ничек кенә теләсәк тә, балалар һәм картлар йортлары бушамый. Туйганчы ашарга мөмкинлекләре булмаган кешеләр дә бар. XXI гасырда, биек йортлар, зиннәтле сарайлар төзелгәндә, урамда салкыннан үлүче кешеләр барлыгын ишетү куркыныч хәл бит.
Социаль яктан яклау булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен ислам дине нәрсәләр тәкъдим итә соң? Барысын да рәттән карап үтик. Ислам динендә гаиләгә мөһим урын бирелә. Аналарның дәрәҗәсе бик тә югары. Йөкле чакта һәм бала тапкандагы авырлыкларны тиешенчә кабул итеп күтәрсә, Аллаһы Тәгалә аналарга савапларын бирә. “Җәннәт аналарның аяк астында”, – диелә пәйгамбәребез (сгв) хәдисендә. Мөселман кешесе ата-анасына “уф” дип тә әйтергә тиеш түгел. Бүгенге көндә аналарны һәм балаларны яклауга юнәлтелгән сәясәт һичшиксез дәвам итәргә тиеш. Икенче балаларын табучыларга бирелә торган ана капиталы, күп балалыларга биреләчәк җир – болар барысы да, әлбәттә, гаилә тормышын җиңеләйтүче матди факторлар. Җитлеккән гаилә институтлары булу – җәмгыятьнең дөрес үсешен күрсәтә.
Картларга карата ихтирамга килгәндә, хәлләр авыррак. Кавказда картларга карата нинди ихтирам булуына игътибар итегез: туксан яшьтә дә, йөз яшьтә дә алар игътибар үзәгендә. Шуңа күрә алар картаюдан, җәмгыятьтә булган тетрәүләрдән, мохтаҗлыктан курыкмыйлар. Балалар һәрвакыт алар белән. Картларга карата хөрмәт мисалларын эзләп ерак барасы юк – татарларда әби-бабайларны һәрвакыт хөрмәтләп, ихтирам итеп яшәгәннәр. Авыру кеше булган элеккеге авыл йортларын искә төшерегез. Ул гаилә тормышының үзәгендә торган. Эшләргә, гаиләне тәэмин итәргә кирәк дип, беркем дә зарланмаган. Бүген балалар картайган ата-анасын карамас өчен мең төрле сәбәпләр уйлап таба. Бетерешкән картны кем үзенә алып карарга тиешлеген ачыклаганда, әрләшеп, журналистларны чакырып, аны тирә-юньгә таратып, мәсхәрә кылып бетерәләр. Уйланыгыз: картайган әти-әнисен караудан баш тарткан кеше үз теләге белән Аллаһы Тәгалә биргән бәрәкәттән баш тарта бит. Соңыннан, ни өчен гаиләсен туйдыру өчен гомер буе көч түгеп эшләп тә, начар яшим дип, гаҗәпкә кала ул. Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинчелекнең начар якларын гына күреп, аны кире кагуын уйламый.
Әлбәттә, барлык ятимнәрнең һәм картларның аларны карый алырлык туганнары юк. Ялгыз кешеләр дә бар. Ләкин ислам динендә аларның ялгызлыклары шартлыча гына. Динебез системасы бер-береңә булышлык күрсәтү, мәхәббәт белән карау, хәлсезләрне, җәберләнүчеләрне, кимсетелүчеләрне яклауга нигезләнгән. Аллаһы Тәгалә безне кемне дә булса кимсетүдән сакланырга чакыра. Ислам динендә социаль яктан яклаулары булмаганнарга булышлык күрсәтү өчен тулы бер система төзелгән. Беренчедән, бу – мәхәлләләр. Зур шәһәрләрдә берничә мәхәллә, ә авылларда берешәр булган алар. Әмма социаль тигезсезлек һаман да күзәтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) вакытында байлар да, ярлылар да булган. Ләкин алар барысы да бертөрле яшәгән: ислам дине таралуга бертигез өлеш керткән. Байлар мәхәлләдәге мәчетләрне тәэмин итеп торган, эш урыннары булдырган. Урта хәлдәгеләр һәм ярлылар хезмәт иткәннәр һәм аның хакын алганнар. Нәтиҗәдә, бердәм тотрыклы икътисад барлыкка килгән.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗтимагый сәясәте, беренче чиратта, атеизм елларында кулланылыштан төшеп калган ислам дине күрсәтмәләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызып, мохтаҗ хәлдәге мөселманнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Нәкъ менә шушы максатта “Зәкят” хәйрия фонды эшләп килә. Катлаулы операцияләргә акча җыю, картлар һәм балалар йортлары өчен уенчыклар, памперслар һәм башка кирәк-яраклар алу, Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү, зәкят җыю – болар барысы да мөселман өммәтенең үсешенә китерә. Бу эшләргә республикабызда яшәүчеләрнең кушылуы бик тә шатландыра. Башкаларга булышып, без зур саваплар алабыз, Иншә Аллаһ, Раббыбыз безгә бу әҗер-савапларның рәхмәтен Кыямәт көнендә күрергә насыйп итәр. Бизнеста уңышларга ирешкән мөселманнарның шәригать кануннары буенча эшләү өчен үз теләкләре белән берләшүе – бик күңелле күренеш. Аларның мөселман кардәшләренә булышырга әзер булулары куандыра.
Үзәкләшкән дини оешма –
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ