Бисмилләһир рахмәнир рахим! Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, мөхтәрәм мөфтиләр, имамнар һәм җыенга килгән кунаклар!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтул-лаһи вә бәракәтүһү! Безне бүген бергә җыйган Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләгә барлык мактауларыбыз булса иде. Барлык Россия төбәкләреннән татар имамнарын Казаныбызга чакырып китерүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.
Пәйгамбәребез (сгв) безгә үзенең бер хәдисендә: “Иннә Аллаһа ләә юдыйллү әл җәмәгаһ вә ядүЛлаһи фәукаль җәмәгаһ”, ягъни “Аллаһу Тәгалә җәмәгатькә тупланган мөселманнарны адаштырмас, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә җәмәгать белән бергә булганнарга якын тора”, - ди.
Бүген без, йөзләгән татар имамнары, зыялылар, рәсми вәкилләр, җәмәгать булып тупландык. Бер-беребезгә күңелләрдәге изге теләкләрне җиткерәбез, ниятләр белән уртаклашабыз.
Форсаттан файдаланып үземнең дә фикерләрне җиткерәсем килә.
Беренчедән, барыбызга да мәгълүм, Изге Коръәннең өчтән бер өлеше тарих. Бу Аллаһының мәрхәмәте. Аллаһы Тәгалә безгә сабак алыр өчен үткәннәргә мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Татарларның да тарихы бик үзенчәлекле: христианнар арасында, мөселман илләреннән меңләгән чакрымнар ераклыкта яшәсәләр дә алар исламны үз теләкләре белән кабул иткән. Мондый шартларда динне бүгенге көнгә кадәр саклау үзе бер уникаль очрак.
Тарихтан күренә, Ислам кабул иткән күп кенә милләтләр зуррак-көчлерәк халыклар тарафыннан йотыла, ә татарлар, мәхәллә булып яшәп, үзләрен милләт буларак саклап кала. Алай гына түгел, динебезгә хезмәт итәләр һәм Россиянең төрле төбәкләрендә, шәһәрләрендә йөзләгән мәчетләр салалар. Әмма, кызганыч, бүген татарларның да проблемалары бар. Үз халкыңа ышанмау, читтән кумирлар эзләү күзәтелә, ватанпәрварлык хисе җитми.
Икенчедән, татарлар тарихи-дини берлек нигезендә милләт булып яшәгән. Татарлар тарихларын, әдәби , рухи байлыкларын югалтса, аларның киләчәге дә булмас. Әлеге бушлыкка чит идеологияләр, чит ил тарихлары үтеп керер һәм татарларны эчтән җимерер. Тышкы факторлар безнең халык өчен куркыныч, чөнки динне белеп бетермәү аркасында аларга каршы тору авыр. Шуның аркасында соңгы вакытларда республикада төрле агымнар барлыкка килде дә. Әлбәттә, бу этаптан качып булмый иде. Хәзер инде алга таба барырга кирәк, динне примитив дәрәҗәдә кабул итеп, тукталып калырга кирәкми. Коръәндә иман белән бергә гамәл зикер ителә, шуны онытмыйк. Бабаларыбыз төгәл әйткән: “Камил бул - башкаларны да камил итәрсең. Үрнәк гамәл кыл – үзеңне дә, башкаларны да кадерле итәрсең”.
Мөхтәрәм дин әһелләре! Без хәнәфигә нигезләнгән мирасны саклаганда гына киләчәгебезне табачакбыз. Татарларга милләт буларак сакланырга ярдәм иткән хәнәфи мәзхәбен һәм, ясалма агымнар вәсвәсенә карамастан, ортодоксаль исламны үстергәндә генә барлык илләрдә Татарстан Республикасы моделенә ихтыяҗ артыр.
Өченчедән, татар мөселманнары татар телле булган. Чөнки халык өчен татар теле – иҗтимагый өстенлек булып тора; динне, милләтне саклаучы ныгытма.
Шуның өчен Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдәге татарлар йөри торган мәчетләрдә җомга вәгазьләрен сөйләгәндә татар телен куллану бик мөһим. Әгәр татарларның традицион мөселман менталитетын саклар өчен чаралар күрмәсәк, гомумән татар халкы булып калуыбыз икеле.
Дүртенчедән, безнең кулда зур нәсихәт бар. Ул - рухи мирас. Бабаларыбыз язган китаплар бөтен дөньяга таралган. Казан галимнәрен, дин белгечләрен дөнья күләмендә белгәннәр. Алар дистә гасырлар дәвамында мәгариф, нәшрият һәм дин өлкәсендә әйдәп барганнар.
Мөхтәрәм кунаклар, дин әһелләре! Хәзерге татар кешесе кулына тотып та карамаган бик күп татар китаплары чит ил китапханәләрендә саклана. Әгәр рухи мирасны китапханәләрдән - китап кибетләренә, интернетка һәм шәкертләр өстәленә яңадан чыгарабыз икән, чит илләрдән Татарстанга укырга килә башлаячаклар.
Китап ул - бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы. Шуның өчен дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хузур” дип аталган нәшрият йортын булдырырга карар кылды. Ул татар мирасын нәшер итү белән шөгыльләнәчәк. Инша Аллаһ, ниятләребезне бергәләп тормышка ашырырга язсын.
Бишенче итеп, шуны әйтергә телим, Шәригать фәннәрен өйрәнүдә һәр мөселман халкының үзенә хас үзенчәлекләре бар. Татар халкында фикерләү сәләте һәм гакыйдә, калам алга киткән. Әмма хәзер шушы гыйлемгә таяну җитми. Әлегә дини текстларның мәгънәсенә төшенмичә генә хәрефкә ябышып яту күзәтелә.
Бабайларның рухи-дини мирасы бүгенге заман проблемаларын хәл итүдә булыша ала. Чөнки 19 гасыр ахыры 20 гасыр башында тормышның барлык якларына кагылышлы үзгәрешләр күзәтелә. Шул чорда татар дин әһелләре, белгечләре дини кыйммәтләрдән баш тартмыйча үсешкә илтүче ислам фикерләрен туплаганнар.
Бу фикерләр көнкүреш мәсьәләләренә дә, әдәп-әхлакка да, иҗтимагый тормышка да кагыла. Шунлыктан татар кешесе үз тормышын диннән башка күз алдына китермәгән.
Инде сүземне йомгаклап әйтәсем килә, бердәмлек иманыбыз ныклыгын күрсәтә. Коръәндә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”. Аллаһының бу чакыруы – татарларның тормыш нигезе, иманы. Әһәмиятле сорауларда бабаларыбыз тәҗрибәсенә, тарихи мираска таяныйк. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен өммәтебез, республикабыз, илебез өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик.
Тыңлавыгыз өчен рәхмәт! Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен!
Камил хәзрәт Сәмигуллин,
ҮДО-ТР МДН рәисе, мөфти
Казан. 24 май, 2013 ел.