Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

24.03.2020 13:43

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Кадерле дин кардәшләрем!

Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ гомерендә бөек һәм гаҗәеп вакыйгаларга һәм могҗизаларга бай булган изге Раҗәб ае ахырына якынлаша. Шул могҗизаларның берсе − бүген кояш бату белән җиткән Мигъраҗ кичәсе.

Аллаһ Расүленең ﷺ  Мәккәдән Әл-Акса мәчетенә төнге сәяхәтен "Исра", аннан соң гаҗәеп күккә ашуын "Мигъраҗ" диләр. Бу ике вакыйга да бер төнне булган, һәм бу кичәне "Мигъраҗ кичәсе" дип атыйлар.

Кеше акылы Мигъраҗның асылына тулысынча төшенергә сәләтле түгел – аның хакыйкате адәм балаларының аңлау чиге артында. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай да Мигъраҗ кичәсе турында болай дип язган:

«Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде, −
Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде».

Мигъраҗ кичәсе Аллаһы Тәгаләнең Куәте чиксез икәнлеген күрсәтә. Моннан тыш, Пәйгамбәребезгә ﷺ тапшырылган бу бөек могҗиза мөселманнарга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән өч бүләккә сәбәп тә булган әле: болар - биш вакыт намаз, “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең мөселманнар өчен шәфәгать итәргә хокукы. Шуңа да Мөхәммәднең ﷺ Мигъраҗ кичәсе башка пәйгамбәрләрнең күккә ашуларыннан өстенрәк тора.

Мигъраҗны фәкать физик күтәрелү дип кабул итәргә кирәкми. Пәйгамбәр ﷺ Яралтучыга булган үзенең бөек мәхәббәте һәм Ислам юлында ихлас хезмәте бәрабәренә шулай ук рухи яктан да күтәрелгән. Һәм шул рәвешле өммәтенә Раббыбызга – Бөек һәм Рәхимле, Хикмәтле һәм Барын да белүчегә − тиңдәше булмаган тугрылык үрнәген күрсәткән. Коръәндә болай дип әйтелә:

سُبْحَانَ الَّذِي أَسْرَى بِعَبْدِهِ لَيْلًا مِّنَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ إِلَى الْمَسْجِدِ الْأَقْصَى الَّذِي بَارَكْنَا حَوْلَهُ لِنُرِيَهُ مِنْ آيَاتِنَا إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ

Мәгънәсе: “Бер айлык юлны бер төн эчендә үтү, Бәйте Мәкъдисне зиярәт кылу, бөтен пәйгамбәрләрне тере килеш күрү, җиде кат күктә аларның урыннарында булу һәм Җәмалыбызны күрү кебек) Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне (бик кыска бер вакытта Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) колын Харам мәчетеннән (алып) Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче (булган Аллаһ ниндидер бер урында булудан һәм бөек Затына килешми торган төрле түбән сыйфатлардан ерак һәм бөтен) кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, Күрүче” (“Әл-Исра” (Төнге күчеш) сүрәсе, 1 аять).

Кадерле дин кардәшләрем! Сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ күккә ашу могҗизасы белән илһамланып, без дә, кимчелекләребезне, бар кешелекнең гөнаһ-хаталарын артта калдырып, үзебезнең рухи үсешебез турында уйларга тиеш. Сезне бу изге кичә белән котлыйм һәм бу төнне кылган барлык догаларыбыз иманыбызны ныгытсын һәм яхшы ниятләргә вә уйларга сәбәп булып, кабул булсын дип, Раббыбыздан сорыйм. Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана