Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме белән котлавы

25.05.2020 15:07

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем.

Сезне мөкатдәс Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

“Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..”

Һәммәбезгә балачактан ук таныш бу шигъри юлларны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Ураза бәйрәме турында яза. Чыннан да, Ураза гаете - Аллаһның кушканнарын үтәп, нәфесләребезне тыеп, игелек кылудан тәм табып, ураза тоттык дигән олы шатлык, изге гамәлләребезнең кабул булуына өмет һәм үз-үзеңне җиңү бәйрәме ул.

Мөхтәрәм җәмәгать! Беренче гает намазын сөекле Пәйгамбәребез ﷺ һиҗринең икенче елында (милади буенча 624 нче елда) үткәргән һәм ул Ураза гаете намазы булган. Бер хәдистә болай диелә:

زَيِّنُوا أَعْيَادَكُمْ بِالتَّكْبِيرِ

 “Гаетләрегезне тәкбир белән зиннәтләгез”. (Табарани, “Мүгҗәм әүсат”).

Пәйгамбәребез ﷺ тагын бер хәдисендә әйткән: 

مَنْ قَامَ لَيْلَةَ الْعِيدِ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا لَمْ يَمُتْ قَلْبُهُ حِينَ تَمُوتُ الْقُلُوبُ

“Кем дә кем гает кичәсе төнен иман белән һәм өмет белән гыйбадәттә үткәрсә, башка калебләр үләчәк көндә аның калебе сәламәт калыр”, – дигән. (Кыуаму сүннә, “Тәргыйб вә тәрхиб”, 373)

Риваятьләрдә хәбәр ителгәнчә, Ураза гаете килеп җиткәч Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?”, – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “Минем колларым мин фарыз иткән гамәлләрен башкардылар, соңыннан миңа дога кылдылар, өстенлегем, юмартлыгым белән ант итәмен, мин аларга әлбәттә җавап бирәчәкмен! Урыннарыгызга кире кайтыгыз, тәхкыйк, Мин аларны гафу иттем. Гөнаһларын савапларга алыштырдым!” (Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”). Менә нинди мәртәбәле бәйрәм ул Ураза гаете!

Газиз милләттәшләрем! Быел Рамазан ае пандемия аркасында үзгә булды. Һичшиксез, без барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортларында намазда очрашырга телибез. Әмма бу катлаулы вәзгыятьтә мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен бары тик Галиев мәчетендә һәм Live форматында гына үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның  YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак. Гает намазына килгәндә, ул да мәчетләрдә укылмаячак. Хәнәфи мәзһәбе буенча гает намазы вәҗиб булып санала. Шуңа аның хакыйкыйлык шартлары җомга намазын укыганда үтәргә кирәк булган шартлар белән тәңгәл килә. Эпидемия таралу чорында җомга һәм гает намазларын җәмәгать белән укуның мәҗбүрилеге гамәлдән чыга. Һәм бу намазның икесе дә мәчеттә башкарылырга тиеш булгач, гает намазын өйдә уку вәҗиб түгел. Димәк, гает кебек намазларны өйдә уку шарт булып тормый. Фикһ (ислам хокукы) турындагы китапларда килеп туган вәзгыятьтә ике яки дүрт рәкәгать нәфел намазын гает намазы укылырга тиеш булган вакытта укырга киңәш ителә.

Ураза гаетен нинди генә вәзгыятьтә каршы алсак та,  барыбер түземсезлек белән көтеп алынган бу мөбарәк Рамазан ае ихласыбызны ныгыткандыр, безнең арадагы дуслыкны көчәйткәндер, бер-беребезгә булган хөрмәтне арттыргандыр, Аллаһыга якынайткандыр, ике дөньяның бөек дәрәҗәләренә ирештергәндер дигән өметтә калыйк. Бәлки, чиста күңел белән китергән тәүбәләребезне, Рамазан аенда кылган игелекләребезне кабул итеп, хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Аллаһ Раббыбыз өммәтебезне, республикабызны һәм илебезне, бөтен кешелекне пандемиядән арындырыр да, без, ИншәАллаһ, тормышыбызны яңа биттән башларбыз. И Раббым! Син – Кодрәтле, Рәхимле, Гафу итүче... Китергән тәүбәләребезне, Рамазан аенда Синең ризалыгың өчен тоткан уразалырыбызны, укыган намазларыбызны, кылган игелекле гамәлләребезне кабул ит, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны гафу ит, безне Үзеңнең җәзаларыңнан коткар, өммәтебезгә шушы чирдән шифа бир!

Һиҗри исәп буенча 1441 нчы елның изге Рамазан ае тәмамланды. Әмма: “Рамазан ае бетте”, – дип, адәм баласы Бөек Раббыбызга гыйбадәтен һәм итагатен ташларга тиеш түгел. Чөнки мөселман булу бер Рамазан ае белән генә бәйле түгел. Рәсүлүллаһ ﷺ болай дип нәсихәтләгән:

 مَنْ صَامَ سِتَّةَ أَيَّامٍ بَعْدَ الْفِطْرِ كَانَ تَمَامَ السَّنَةِ، مَنْ جَاءَ بِالْحَسَنَةِ فَلَهُ عَشْرُ أَمْثَالِهَا

Ягъни: «Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоту савабына ирешер. Чөнки хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер» (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл әвсат», №7603, 8/294; Мөслим, «Сыйам», 39, №2758, 479 б., Тирмизи, «Саум», 53, №759). Бу ай дәвамында алты көн уразаны аерым-аерым тотсаң да ярый. Әйдәгез әле, Рамазан ае беткәнгә карап кына гыйбадәтләребезне ташламыйк. Аллаһыга итагатьле булырга һәм соңгы сулышыбызга кадәр Аңа гыйбадәт кылырга сүз бирик.

Мөхтәрәм кардәшләр! Рамазан аенда иман белән һәм Аллаһының ризалыгы өчен төннәрне гыйбадәттә үткәргән һәркемнең элеккеге гөнаһлары гафу ителгәндер, дигән өметтә калыйк. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана