Нәзарәткә Екатеринбургтагы уку йортында хиҗаб киюне тыюга шикаять килде. Мөфти ризасызлык белдерде

24.07.2020 16:25

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтенә Екатеринбург шәһәрендә эшләп килүче Свердловск өлкәсе медицина көллиятендә хиҗаб киюне тыюга абитуриенттан шикаять килеп иреште. Биредә хиҗаб кияргә тыюны уку йортының уставы, студентларның эчке тәртип кагыйдәләре, көллиятнең этик кодексы һ.б. норматив документларга таянып аңлаталар. Бу уңайдан Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килеп чыккан вәзгыятьтән ризасызлык белдерде. Инстаграмдагы үзенең рәсми @kamilhazrat аккаунтында ул әлеге ситуациягә карата үзенең позициясен белдерде:

"Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелде, ләкин мәгариф оешмалары җитәкчеләре алар белән танышып өлгермәгән, ахры. Белгәнебезчә, илебезнең Төп законында Аллаһ искә алына. Ягъни аның текстында күпмилләтле Россия җәмгыятенең иманлы булуы чагыла. Әмма Татарстан Диния Нәзарәтенә медицина көллиятендә хиҗаб киюне тыю турында чираттагы шикаять килеп иреште. Бу юлы – Екатеринбургтан. Мөфтият белгече белән әңгәмәдә уку йорты җитәкчелеге кистереп җавап бирде: эчке таләпләр буенча студент кызларга табиб калпагын яулык өстеннән кияргә ярамый. Моны болай итеп аңлаттылар: “шәкертләрнең тышкы кыяфәте – көллият һәм медиклар абруеның нигезе”, “шәкертләр иң консерватив авыруларның да мәдәни һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләргә тиеш”, “шәкертнең кыяфәте авыруга дискормфорт тудырмаска тиеш”... Мондый җаваплар тагын да күбрәк сораулар тудыра. Мәсәлән, башын яулык белән каплаган кыз-бала уку йортының абруен ничек төшерә ала? Консерватив пациентлар дип исламофоблар күздә тотыламы? Хиҗаб кигән табиб ни рәвешле авыруларның ачуын чыгарып дискомфорт тудыра ала? Һәм иң мөһиме: РФ Конституциясендә дә Аллаһ телгә алынгач, оешмаларның хиҗаб киюне тыючы эчке уставлары һәм боерыклары хокук ягыннан ни дәрәҗәдә законлы? Уку йортының дөньяви белем бирүе – аргумент түгел инде хәзер: безнең уртак Ватаныбыз да – дөньяви, әмма аның Төп канунда Аллаһка ышану күрсәтелә. Моңа өстәп, дөньявилык атеизм идеологиясен алга сөрми, ул барлык диннәргә һәм атеизмга тигез карауны таләп итә. Ахыр чиктә, хиҗаб – намаз, хаҗ, корбан яки хәләл кебек үк, мөселманнарга гына кагылышлы мәсьәлә, һәм ул Россиянең башка гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен бозмый. Әмма Исламга ни шәхси, ни профессиональ катнашы булмаган кешеләр ни өчендер шушы сорауларга тыкшына һәм хәтта фикһ буенча ниндидер карарлар да чыгарырга омтыла. Без XXI йөздә, бөтен дөньяга гасырлар буе күп милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләрнең тату яшәеше үрнәге булып торган ирекле илдә яшибез. Әмма мөселманнар, Россиядә тулы хокуклы гражданнар булып торса да, белем алу өчен баштан хиҗаб кию хокукын судлар аша якларга мәҗбүр. Президентыбыз Владимир Владимирович Путин традицион исламны Россия мәдәниятенең мөһим бер өлеше дип атап йөргән арада, уку йортларындагы административ хезмәткәрләр студентның хиҗаб киюеннән “эстетик яктан эчләре пошуны” кичерә. Ипсез шартлар куеп, алар кызларыбызны һөнәрле булу мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр. Хиҗабны Аллаһ Үзе фарыз кылган. Бөек Раббыбыз белән бәхәсләшү ярыймы соң?!"

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана