Татарстан мөфтиенең Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

04.11.2020 11:13

Мөхтәрәм татарстанлылар!

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Кадерле милләттәшләр!

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге дата безнең барыбыз өчен дә бик мөһим булган мәгънәләрне чагылдыра. Ул уртак Ватаныбызның бик күп җирле халыклар өчен туган йортка әйләнгәнлеген, аның күпмилләтле икәнлеген ассызыклый, гасырларга сузылган гомуммилләт бердәмлеге һәм дуслык традицияләренең әһәмиятле булуын искә төшерә. Аллаһы Тәгалә дә Изге Коръәндә болай дип әйтә:

يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ

Мәгънәсе: “И кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ - Белүче, Хәбәрдар (“Әл-Хүҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсе, 13 нче аять). Мөселманнар һәм башка халыклар шушы аятькә буйсынып яшәргә тиешле.

Илебез тарихында Россия халыклары, иңгә-иң басып, күп тапкырлар уртак Ватаныбызны яклаган. Безнең ата-бабаларыбыз бергәләп илебезне поляклар интервенциясеннән коткара, Наполеон гаскәрләренең Ватаныбызга бәреп керүен һәм фашист Германиясенең һөҗүмен кире кайтара ала. Бу җиңүләр безнең халыкларның бердәмлеге һәм туган илебезгә тугрылыгы нәтиҗәсендә генә мөмкин була. Пәйгамбәребез ﷺ: «Ватанга мәхәббәт иманнан килә», – дигән. Аның бу хикмәтле сүзләре маяк булып юлыбызны Кыямәткә чаклы яктыртып торачак, иншәАллаһ!

Бүген илебез катлаулы көннәр кичерә. Икътисади һәм эпидемиологик кыенлыкларга тагын милли иминлеккә тышкы янаулар өстәлә. Мондый каршылыклар тискәре нәтиҗәләр китереп чыгарырга һәм бөтен Россия халкына бәрергә мөмкин. Әмма без, элеккеге еллардагы кебек үк, бер-беребезгә хөрмәт һәм ярдәм күрсәтсәк, сынаулар һәм тышкы янауларны җиңеп чыга алырбыз. Шуны истә тотарга кирәк: Россия кешеләре белән көчле. Аллаһы Тәгалә әмере белән шушы җирлектә яшәгән һәм бөтен көчләрен туплап, Ватанны киләчәк буыннар өчен сакларга тырышкан халыклар белән дә көчле ул! Шуңа күрә без бердәмлек һәм туганлык традицияләрен – үзебезнең күпсанлы җиңүләр һәм һәм кодрәт-куәтебезнең чыганагын олыларга бурычлы!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана