Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

12.04.2021 16:51

Бисмилләхир-рахмәнир-рахим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Кадерле милләттәшләрем!

Мөбарәк, мөкатдәс, бөек, көтеп алынган һәм иң яраткан Рамазан ае җитүгә санаулы сәгатьләр калды. Мин сезне чын күңелдән тәбрик итәм һәм Рамазан аен кабат каршы алырга насыйп булганга ихластан шатланам!

Бүген, иншәАллаһ, мөселманнар беренче тәравих намазларын укыячак, ә иртәне сәхәрдән башлаячак. Барча мөэминнәр бу изге айның һәр мизгелен файдалы итеп, Аллаһка гыйбадәт кылып һәм Аны зикер итеп, саф уйлар белән үткәрергә ниятли. Рамазан – гөнаһлардан чистарыну, ихласлык һәм кардәшлекнең көчәю, Аллаһы Тәгаләнең бөек юмартлыгы ае... Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, Рамазан ае җиткәч, Җәннәт капкалары ачыла, ә тәмуг капкалары ябыла, шайтаннар чылбыр белән уратып алына. Шул рәвешле, Рамазан аенда мөэминнәргә Раббыбызның ризалыгына ирешү өчен бернинди каршылык та юк. Аның Рәхмәтенә ирешүгә һәм гөнаһларыбыз ярлыкануга бары тик үзебезнең нәфесебез һәм ялкаулык кына комачауларга мөмкин.

Рамазан аеның бәрәкәтенә лаек булу өчен, аны ничек үткәрергә соң? Рамазан ае – ураза ае. Ураза тоту – Ислам баганаларының берсе, Яралтучыбызның әмере. Әбү Хөрайрадан килгән хәдисләрнең берсендә болай диелә: «Ураза – ул (тәмуг утыннан) калкан, һәм ураза тоткан кеше әдәпсез нәрсәләрдән саклансын һәм наданнар кебек эш итмәсен! Әгәр дә кем дә кем аның белән бәхәсләшергә тырышса яки аны мыскыллый башласа, ул андый кешегә ике тапкыр: "Хакыйкатьтә, мин уразадамын!" – дип әйтсен. Минем җанымның Хуҗасы булган белән ант итәм, Аллаһ өчен ураза тоткан кешенең авызыннан килгән ис, мускус исенә караганда, күпкә хуш ислерәк. Аллаһ: "Ул Минем ризалыгым өчен ризыктан, эчемлектән тыела һәм теләкләрен авызлыклый. Бу ураза – Минем өчен, һәм Мин аның өчен бүләкләячәкмен, ә яхшы эш өчен (әҗере) ун тапкыр артык булачак!" Күргәнегезчә, ураза ашау-эчүдән баш тарту гына түгел, ә начарлыклардан тыелу да әле ул.

Рамазан – Коръән ае да. Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَن شَهِدَ مِنكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَن كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ وَلِتُكْمِلُوا الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Мәгънәсе: “Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаят, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз (дип). Бәлки, (Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз!” («Әл-Бәкара», 185 аять). Бу аятьтән күренгәнчә, Рамазан ае Коръән иңдерелгән айдыр, шуңа күрә ул - иң яхшысыдыр. Шулай итеп, Рамазан аенда мөселманнар өчен Каләм Шәрифне уку, аны өйрәнү һәм аның турында фикерләү, һәм, әлбәттә, аңа иярү шарт булып тора.

Рамазан – шулай ук игелекле эшләр рухи чистарыну ае да. Кеше үз тормышы турында уйлана һәм начар уйлардан баш тарта, мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга, үз тирәсенә мәрхәмәтлек бөртекләре чәчәргә омтыла. Чөнки шул чакта бер фәкыйре үзенең бай күршесе өчен дога кылачак, картлар яшьләргә фатиха бирәчәк, авыру кеше рухланып китәр, ятим баланыж йөзендә елмаю төшәр, имансыз кеше иман китерер, иншәАллаһ... Үзебезгә әйтелгән һәр рәхмәт өчен Аллаһы Тәгалә безгә ун тапкыр әҗер бирә. Татарстан Республикасында традицион рәвештә «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны игълан ителәчәк. Теләгән һәркем авыру балаларны дәвалауга, мохтаҗларга ярдәм итүгә, ураза тотучыларны ашатуга үз өлешен кертә ала… Рәсүлүллаһның ﷺ хәдисендә: "Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кешенең гөнаһлары кичереләчәк, аның җаны тәмугтан котылачак, һәм ул, ураза тоткан әҗерен киметмичә, ураза тоткан кешенеке кебек бүләк алачак. Аллаһы Тәгалә ураза тоткан кешегә суытылган сөт, бер хөрмә яки бер тамчы су биргән кешене бүләкли. Ә инде ураза тотучыны тамагы туйганчы ашаткан кешегә Аллаһы Тәгалә минем чишмәмнән су эчерер һәм ул моннан соң Җәннәткә кергәнче сусауның нәрсә икәнлеген белмәс", – диелә.

Рамазан – ул кардәшлекнең көчәю, йөрәкләрнең якынлашу ае да. Дин тотучылар Татарстанга һәм республиканың һәр гаиләсенә иминлек сорап дога кылу өчен мәчетләрдә җыела. Ифтарларда исә бер өстәл артында һәм “уртак казаннан” өлкәннәр һәм яшьләр, байлар һәм ярлылар, хакимият һәм халык вәкилләре, төрле мәдәният һәм дин вәкилләре авыз ача. Шулай итеп, Рамазан безгә берләшергә, бәйрәм мохитенә чумарга, бер нияттә һәм теләктәшлектә торып догалар кылырга, Ислам динен иң матур яктан күрсәтергә мөмкинлек бирә. Коронавирустан саклану чараларын үтәргә онытмагыз.

Газиз халкым минем! Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә мөселманнарга бәяләп бетерә алмаслык мөмкинлекләр бүләк итә: Ул изге гамәл-тырышлыкларны арттырып яза һәм алар өчен зур саваплар бирә. Шуңа күрә Рамазан ае мөэминнәр өчен тәүбә итү, Аллаһның ризалыгына ирешү, холкыңны яхшырту һәм гөнаһларыңнан арыну өчен иң яхшы вакыт. Бу көннәрдә, Аллаһның олуг юмартлыгына өмет итеп, дин кардәшләребезнең күңелләре шатлык белән тулыр. Шулай булгач, Рамазанны Раббыбыз ризалыгына ирешү өчен мөмкин булган кадәр рухи ныклык белән үткәрик!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана