Мөфтинең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы VIII Корылтаенда ясаган чыгышы

12.04.2021 16:52

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич!

Хөрмәтле хәзрәтләр, дин кардәшләр, кунаклар!

Хезмәттәшләр һәм фикердәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Сезнең алда Нәзарәтнең дүрт еллык эшчәнлеге турында хисап тотарга рөхсәт итегез. Безнең эшләгән эшләрне җыеп, кыска, әмма бик тирән мәгънәгә ия бер сүз белән атап булыр иде. Ул сүз – ӘМАНӘТ. Ягъни алдагы елларда безнең бөтен эшчәнлегебез Аллаһының алты әманәтен саклауга юнәлтелгән иде. Менә алар:

  • Без Әл-Коръәнне өйрәндек, бастырдык һәм аңлаттык;
  • Мәгарифне үстердек;
  • Алтын мирасыбызны барладык;
  • Нәсихәтләр бирү бурычын үтәдек;
  • Әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга омтылдык;
  • Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен сакладык...

Хөрмәтле дин кардәшләр! Шушы әманәтләрнең һәркайсына аерым туктарга рөхсәт итегез.

Коръәнне өйрәнү соңгы 4 елда Нәзарәт эшчәнлегендә иң мөһим юнәлеш булып торды. Чөнки Коръән – Исламның нигезе. Коръәнне белмәгән халык дини яктан надан була. Аллаһка шөкер, мөфтият Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләрен кайтарды, мөселман дөньясында Коръән бастыру буенча эксперт буларак танылды һәм Коръәннең асыл мәгънәләрен аңлау өчен илебездә ышанычлы нигез булдырды. Шулай итеп, хәзер Татарстанда хак Исламның алдагы үсеше өчен ныклы нигез бар. Бу өлкәдә төгел казанышлар мондый: 

-2016 елда Нәзарәт Коръәннең яңа «Казан басмасын» нәшер итә. Белгәнегезчә, “Казан басмасы” – ислам дөньясында типография ысулы белән бастырылган беренче Коръән ул. Мөселманнар арасында хәтта шундый гыйбарә бар: “Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда язылган, Каһирәдә укылган, Казанда бастырылган!” “Казан басмасы”ның типографик шрифтын ислам дөньясы бик яратып кабул итә, шуңа күрә ул бөтен Җир шары буйлап тарала башлый. Әмма хаталар булу сәбәпле, Муса Бигиев һәм башка зур галимнәр басманы камилләштерергә хыяллана, 1909 елда Казанга бу хакта фикер алышу өчен 300-гә якын дин галиме җыела. Төрле сәбәпләр аркасында эш тәмамланмыйча кала. Аны башкарып чыгу безгә 2016 елда гына насыйп була. Шуннан соң 2017 елда яңа “Казан басмасы” халыкара стандартларга туры килә дигән Шәһадәтнамәгә лаек була. Россия тарихында беренче тапкыр! Шәһадәтнамәне безгә Сүриянең вакфлар министрлыгы бирә.

  • Шәһадәтнамә бирелгәч, без бастырган Коръән китабы мөселман дөньясында зур кызыксыну уята. Хәтта Дубайда да, Мөсхәфне әзерләп бастыру өчен, белгечләр “Казан басмасы”ның өч басмасын кулланды: аларның икесе революциягә кадәр чыккан, ә берсе - без бастырган Коръән булды. Халыкара дәрәҗәдә танылу безнең Коръәнгә башка илләрнең дә игътибарын җәлеп итә: яңа “Казан басмасы” Төркиядә, Үзбәкстанда һәм Белоруссиядә бастырылды. Шул рәвешле, татарлар тарафыннан әзерләнгән Коръән басмасы Россия мөселманнарын Ислам дөньясында иң алдынгы өммәтләрнең берсе буларак тәкъдим итте. Хәзерге вакытта компьютерда “Казан басма” дигән дизайнлы шрифтны булдыру өстендә эш бара.
  • Нәзарәт Коръәннең асыл мәгънәләрен аңлату өчен дә Россиядә тулы бер база булдырды. Сүз - "Калям Шариф. Переводы смыслов" һәм "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмалары турында. Бу ике фундаменталь хезмәт - мөфтият тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре.
  • Тәрҗемәләр китап буларак кына түгел, ә аудиоверсия, Коръән каләме һәм бушлай мобиль кушымталар рәвешендә дә дөньяга чыкты. Ягъни Коръәнне аңларга теләгән һәркем аны кесә телефонына бушлай күчереп алып тыңлый һәм укый ала. Бу хезмәт – Аллаһ ризалыгы өчен эшләнде һәм халык арасында да ул бушлай таратыла. Укыгыз гына, җәмәгать!
  • Узган дүрт елда Нәзарәт республика өчен Коръән буенча кыйммәтле кадрлар да әзерләп өлгерде. 2018 елда Ливандагы әл-Җинан университетында Россия өчен Коръәннең 10 кыйраәте буенча беренче белгеч – Рушан хәзрәт Йосыпов укып Татарстанга кайтты. Бүгенге көндә Татарстанда тагын шундый бер белгеч эшли – Әхмәт хәзрәт Ибраһимов. 2020 елда, шушы хәзрәтләрне җәлеп итеп, Нәзарәт Коръәннең 10 кыйраәте буенча белгечләр әзерләү курсларын да башлап җибәрде. ИншәАллаһ, тиздән республикада тирән гыйлемле Коръән-хафизлар эшли башлар.

Икенче әманәткә күчәбез. Узган еллар мөселман мәгарифе өлкәсендә дә күзгә күренерлек алга китешләр белән истә калачак. Болгар ислам академиясенең ачылуы белән Татарстанда мөселман мәгарифе күпбаскычлы система буларак формалашып бетте. Аны мәчет каршындагы курслар – мәдрәсәләр – югары уку йортлары – Болгар ислам академиясе тәшкил итә. Ягъни республикада хәзер дини гыйлемне Ислам нигезләреннән алып академик дәрәҗәгә кадәр эстәргә мөмкин. Рөстәм Нургалиевич, сезгә Болгар ислам академиясен ачу һәм аның эшчәнлегендә һәрдаим ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт!

  • Алга таба. 2018 елда Әлмәттә “Нур” татар-мөселман мәктәбе, 2020 елда Алабугада “Ихсан” мәктәбе ачылды. Аерым тагын Балтачта малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты барлыкка килде. Ягъни Нәзарәт татар-мөселман мәктәбен оештыру тәҗрибәсен туплап өлгерде.
  • Моннан тыш, 2019 елда Чистайда “Камалия” үзәге, Норлатта Әхмәдзәки Сәфиуллин исемендәге тәгълим үзәге, Яшел Үзәндә мәдрәсә бинасы ачылды;
  • Быел гыйнвар аенда исә беренче татар онлайн-мәдрәсәсен эшләтеп җибәрдек.
  • Диния Нәзарәте шулай ук фәнни үзәк дәрәҗәсендә дә үз эшен дәвам итте. Бу аеруча фәтвалар чыгаруда, исламның классик ядкарьләрен тәрҗемә итүдә, фундаменталь хезмәтләр әзерләп бастыруда чагылды. Мисал өчен, Россиядә беренче тапкыр (!) Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабы һәм татарның мәшһүр “Алты Бармак” китабы русчага тәрҗемә ителеп бастырылды, Ш.Мәрҗанинең алты томлык әсәрләре җыентыгы, 9 дәреслек чыкты. Без 170-тән артык фәтва әзерләдек, имамнар өчен Нигезләмә эшләдек. Алга таба аңа тукталып китәрмен әле.

Өченче әманәт - алтын мирасны барлау һәм саклау. Бу юнәлештә түбәндәге нәтиҗәләргә ирештек:

  • Нәзарәттә 2013 елдан бирле Darul-kutub.com дип исемләнгән бушлай электрон китапханә эшли. Аның белгечләре Казанда 1918 елга кадәр чыккан китапларны эзләп табып, аларны электрон версиягә күчереп сайтка куя. Соңгы 4 ел эчендә аның фонды 1200 иске китап белән тулыландырылды. Аларны бушлай укырга һәм йөкләп күчереп алырга мөмкин. Борынгы китапларны цифрлаштырып, Нәзарәт бәяләп бетергесез эш башкара: киләчәк буыннарга үзебезнең мирасны җыеп тапшыра һәм теләгән һәркем өчен аның белән танышырга мөмкинлекләр тудыра. Бу - фәнни институтлар дәрәҗәсендәге хезмәт!
  • Татар дин галимнәренең фәнни хезмәтләрен бастыру эше дә яхшы күрсәткечләр белән барды. Узган 4 елда “Хозур” нәшрияты халкыбызның күренекле хәзрәтләре иҗат иткән 44 исемдәге китап бастырды.
  • Моннан тыш, Нәзарәт хәзрәтләрне Болгар ислам академиясенә укырга төп бер максат белән җибәрә – алар татар дини мирасы буенча гарәп телендә фәнни эшләр язарга тиеш. Нәтиҗәдә, татар дини мирасы буенча академиядә 4 докторлык һәм 2 магистрлык диссертацияләре якланды. Авторларга зур рәхмәт!

Хөрмәтле кунаклар! Дәвам итәбез. Нәсихәт бирү бурычы. Ягъни дәгъвәт:

  • Беренчедән, без бу өлкәдә китаплар нәшер иттек. Нәзарәтнең башка мөфтиятләр белән чагыштырганда иң көчле ягы – ул “Хозур” Нәшрият йорты. 2017 елдан алып биредә 163 исемдәге төрле китап бастырылды (спр.- 361 285 данә).
  • Соңгы 4 ел эчендә “Хозур” нәшрият йорты Россиядә иң эре мөселман медиахолдингларның берсенә әйләнде. Нәрсә хисабына? 2018 елда “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады. Бүгенге көндә ул Интернет челтәрендә һәм кабельле канал буларак илнең 9 төбәгендә күрсәтә. «Islam-today.ru» мөселман интернет-порталы, “Азан” мөселман радиосы эшли, “Шура” журналы һәм «Дин вә мәгыйшәт» газетасы чыга, русча “Умма” газетасы нәшер ителә.
  • Өченчедән, мөфтият дәгъвәтнең яңа заманча ысулларын кулланды. Мисал өчен, без социаль челтәрләрдә актив эшләдек. Нәзарәтнең ислам буенча 41 аккаунты бар, аларга язылучыларның гомуми саны 2 миллионнан артты.
  • Тагын бер мисал: үткән 4 елда без 10 төрле түләүсез мобиль кушымта эшләдек.
  • «Даруль ифта» мөселман call-үзәге! Россиядә ул бушлай федераль номерлы шәригать мәсьәләләре буенча консультация бирүче беренче мөселман Сall-үзәге булып тора. Аны без 2019 елда булдырдык. Былтыр сall-үзәк аша безнең шәригать белгечләре 10 000-гә якын мөрәҗәгатьне кабул итте. Җаваплар телефон, ватсап, электрон почта аша берничә телдә бирелә.
  • Нәсихәт бирүнең иң җаваплы өлеше хәзрәтләр җилкәсенә төшә. Алар халыкны, җирле хакимиятләрне, иганәчеләрне оештыра белгәнгә күрә, 2017 елдан бирле Татарстанда 78 мәчет ачылды. Аллаһ разый булсын!
  • Дәгъвәтның тагын бер мөһим юнәлеше - динара татулыкны сакларга чакыру. Моның өчен 2017 елда Россиядә беренче тапкыр Нәзарәткә ООН каршында Консультатив статус бирелде. Нәзарәт чит илләрдә һәм ОБСЕ утырышларында динара мөнәсәбәтләрне үстерү буенча эксперт буларак җәлеп ителде.

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне ныгыту - Нәзарәтнең шулай ук олы бер бурычы. Бу юнәлештәге эшчәнлек динебезне киң җәмәгатьчелеккә иң матур яктан күрсәтергә, кешеләрне исламга җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту эше аеруча яшьләр арасында барды, хәйриячелектә чагылды һәм төрмәләрдә башкарылды. Аерым тукталып китәм:

– 2017 елдан башлап нәзарәт яшьләр өчен барлыгы 50 проект тормышка ашырды һәм 1000 кешелек волонтерлар хәрәкәтен оештырып җибәрде. Яшьләр сәясәтенең максаты булып тәкъвалы, гыйлемле, актив, милли үзаңлы шәхес тәрбияләү торды.

  • Хәйрия эшчәнлеген дә соңгы 4 елда мөфтият актив алып барды. Бу вакыт эчендә нәзарәт 300-гә якын авыруның дәвалануын түләде, республикакүләм ифтарларны 10 меңнән 30 мең кешегә кадәр җиткерде, гошер җыю гадәтен кайтарды һәм мохтаҗларга 3 мең тоннага якын гошер сәдакасы таратты, дүрт рамазан ае һәм Корбан гаете кысаларында 11 мең гаиләне төрле ризык җыелмалары һәм ит белән тәэмин итте.
  • Халыкка азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү мөхтәсибәтләр тарафыннан да бик актив алып барылды. Мисал өчен, 2020 елда Рамазан аенда Татарстан мәчетләре, “Ярдәм” фонды һәм “Зәкят” фонды тарафыннан 180 мең кешегә ифтар һәм ризык җыелмалары таратты. Хезмәтләрегездән Аллаһ разый булсын, хәзрәтләр! Ә Казанда Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тырышлыгы белән сукбайлар өчен 2 ярдәм үзәге ачылды. Аларда көненә 500 мохтаҗны кайнар аш белән тәэмин итәләр. Рәхмәт сезгә, Йосыф хәзрәт!
  • Һәм нәзарәтнең тагын бер бик мөһим хәйрия юнәлеше – ул авыру балаларга социаль реабилитация ярдәме күрсәтү. Моның өчен 2017 елда “Зәкят” фонды “Хәят” социальләшү үзәген ачып җибәрде. Россиядә мондый үзәк уникаль булып чыкты, ягъни авыру балаларны тәрбияләүче гаиләләргә җәмгыятьтә социальләшү өчен ярдәм күрсәтелми икән. Күз алдына китерегез: көн саен авыру баласының диагнозы белән көрәшеп, әти-әниләр җәмгыятьтән читләшә, үз эчендә йомыла. “Хәят” үзәгендә исә инвалид балаларны кыска вакытка калдырып китәргә, психологик, юридик консультация алырга мөмкин. Балаларга биредә көнкүрештә кирәкле күнекмәләр биреп, аларны мөмкин кадәр мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр.
  • Җәзага тартылучы мөселманнарны тәрбияләү. УФСИНның Татарстан буенча идарәсе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, соңгы 4 елда республиканың барлык колонияләрендә дә мәчетләр яки намаз уку бүлмәләре булдырылды. Һәр колониядә махсус әзерлекле имам эшли. Колония китапханәләренә «Хозур» нәшрияты чыгарган дини әдәбият тапшырыла. Нәзарәткә бу эшне эшләргә Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов ярдәм итә. Рәхмәт, Илдар хәзрәт!

Хөрмәтле кунаклар! Туган тел дә – Аллаһтан әманәт! Шушы нәсихәт Нәзарәтнең соңгы 4 ел дәвамындагы эшчәнлегендә кызыл җеп булып сузылды. Бүгенге көндә Нәзарәтнең бөтен эшчәнлеге мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, татар телен өйрәтү, халыкта дини-милли үзаңны тәрбияләү күзлегеннән чыгып башкарыла. Бу өлкәдә без нинди казанышларга ирештек?

  • Иң зур казаныш – ул 2019 елда “Нәзарәтнең имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмәне” эшләү. Нәзарәтнең барлык имамнары дини эшчәнлекләрен шушы Нигезләмәдә күрсәткән тәртип буенча башкара. Ә тәртипләр татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау механизмы булып тора!
  • Татар телен саклап калуга зур өлешне мәчет каршындагы татар теле курслары да кертте. Россия ислам институтында берничә ел дәвамында шомартылып килгән “Без – татарлар” программасы Татарстан мәчетләрендә кулланыла башлады. Баштан 10, соңыннан 20 мәчеттә, хәзер инде 100 мәчеттә татар теле курслары эшләп килә.
  • Гомумән, бүген мәчетләрдәге барлык чаралар да татарча алып барыла, балалар һәм яшьләр өчен татар телле каникуллар оештырыла, халыкка дини консультация татар телендә бирелә. Кыскасы, татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә, туган телне өйрәтү мәсьәләләрендә мәчетләр бүген  хәлиткеч роль уйный. Шушы эшчәнлеккә теләктәшлек күрсәткәнегез өчен, Марат Готович, сезгә зур рәхмәт!
  • Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезгә дә зур рәхмәт - сезнең ярдәм белән Нәзарәт Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында да эш алып барды. “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын халыкка бушлай тарату татарларны милли үзаңга чакыру эше белән үрелеп барды.

Кадерле кардәшләр! Кыскача, Нәзарәтнең хәләл, хаҗ һәм вакф өлкәләрендәге аерым эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтәргә рөхсәт итегез.

Хәләл. Нәзарәтнең хәләл стандарты буенча Комитеты бүгенге көндә 152 оешмада хәләл җитештерүне тәэмин итә. Аларның 41-е – Россиянең төрле төбәкләрендә эшли. Узган елларда Комитет белгечләре 3 тапкыр халыкара Russia Halal Expo күргәзмәсен, WorldSkills Russia чараларында хәләл туклану оештырды, Татарстанда беренче 3 хәләл шифаханә булдырды. 2017 елда исә Нәзарәт башлангычы белән РИУ базасында, РОССТАНДАРТ кысаларында махсус Техник Комитет оешты. Җәмәгать, Техкомитет ни өчен кирәк? Илебездә, ниһаять, дәүләт дәрәҗәсендә контрольда тотылган, бердәм федераль хәләл стандартлар эшләү өчен. ИншәАллаһ! Хәзерге вакытта комитет тарафыннан хәләл ризык җитештерү буенча 3 милли стандарт булдырылды.

Хаҗ оештыру. Татарстанда рәсми хаҗ операторы булып “ДУМ РТ Хаҗ” тора. Ул - Россиядә хаҗны Хәнәфи мәзхәбе кысаларында оештыручы бердәнбер оператор. 2017 елдан бирле аның ярдәме белән 5400 кеше хаҗ кылды һәм Согуд Гарәбстаныннан Казанга туры рейслар оештырылды.

Вакф үсеше. 2017 елдан Диния нәзарәте милкенә һәм аның түләүсез файдалануына 115 бина рәсмиләштерелде. 4 ел эчендә федераль һәм республика әһәмиятендәге 23 мәдәни мирас объектын реставрацияләүдә ярдәм күрсәтелде.

Мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич! Хөрмәтле хәзрәтләр, кунаклар, дуслар! Әнә шундый нәтиҗәләр белән Татарстан мөфтияте XXI гасырның өченче дистәсенә атлап керде. Тырышлыкларыбызны Аллаһ кабуллардан кылсын!

Сүземне йомгаклап хәзрәтләргә эшләрен намус белән башкарганнары һәм нәзарәткә яхшы терәк булганнары өчен зур рәхмәт белдерәм. Шулай ук олы рәхмәт сүзләрен республикабыз җитәкчелегенә, Татарстан Президенты Аппараты белгечләренә, Казан мэры Илсур Рәисович Метшинга һәм Татарстанның барлык район башлыкларына, иганәчеләребезгә җиткерәсем килә. Сезнең ярдәм белән районнарда мәчетләр һәм мәктәпләр ачыла. Министрлыклар, ведомстволар, дәүләт оешмаларына да теләктәшлек өчен рәхмәт.

Якынлашып килүче Рамазан айлары мөбарәк булсын! Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы