Ураза гаете вәгазе
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
الْحَمْدُ للهِ رَبِّ الْعَـلَمِينَ وَ الصَّلَوةُ وَ السَّلَمُ عَلَى مُحَمَّدٍ وَ عَلَى آلِهِ وَ اَصْحَبِهِ اَجْمَعِينَ
Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺгә, барлык сахабәләренә күңелләребезнең түрләреннән чыккан сәламнәребез, салават-шәрифәләребез һәм һәртөрле изге догаларыбыз ирешсә иде.
Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, канкойгыч атышта балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгысын уртаклашучы, җәрәхәтләр алган балаларга Раббыбыздан шифа сораучы, Рамазан аен боегып озатучы, Ураза гаетен яратып каршы алучы мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!
- Президентларның котлавы
Рамазанның соңгы көннәрен коточкыч фаҗига тетрәтте. Казан мәктәбендә балаларга мылтык төбәп аткан бер ерткыч республикабызны матәмгә салды. Балаларын һәм якыннарын югалткан гаиләләр нинди тирән борчулар кичергәнен сүз белән әйтеп бетереп булмый! ИншәАллаһ, Татарстан мәчетләрендә бүген мөселманнар бертавыштан үлгәннәрнең рухына һәм яраланганнарга догалар кылыныр – алар моңа мохтаҗ.
Бүген без Ураза гаете уңаеннан җыелдык. Аллаһ Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.
Кадерле дин кардәшләрем! Иң элек сезгә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерергә рөхсәт итегез.
Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Бу мөкатдәс көннәрдә мөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар.
Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте белән рухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде, ул хакыйкатьне ялганнан, пакь җанлы адәмнәрне гөнаһлылардан, чын гыйлемне ялгыштан аерырга ярдәм итә. Дөньядагы миллионлаган мөэмин юмартлыгы, бихисап нигъмәтләре, кешеләргә гомер, акыл, сәләт биргәне өчен Раббыны данлый, аңа мәдхия укый.
Ураза бәйрәмен уздыру традицияләре мөселманнарның тынычлыкка, тәкъвалыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуларын бик ачык чагылдыра. Мөселманнар Хак Тәгаләне риясыз олылау һәм диндәшләрен «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән сүзләр белән тәбрикләү өчен мәчетләргә җыела. Мохтаҗларга ярдәм итү, нечкә тәэсирле вәгазь һәм дустанә мөнәсәбәт – болар барысы да гаетнең аерылгысыз хасиятләре.
Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрендә Казанда коточкыч җинаять кылынды. Бу фаҗигадә гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелде. Православие динен һәм башка диннәрне тотучылар белән беррәттән, республика мөселманнары әрнүле, хәсрәтле көннәр кичерә, һәлак булганнарның рухлары тынычлыгына багышлап догалар кыла, яралыларның тизрәк савыгуын сорап Аллаһка сыгына. Авыр кайгы татарстанлыларның бердәмлеген тагын да ныгытыр һәм мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез дип ышанам.
Кадерле дуслар, быел республика мөселманнары тормышында гаять әһәмиятле берничә вакыйга булды. Шуларның иң күренеклесе – Татарстан мөселманнарының VIII съезды. Татарстанда уздырыла торган, мөселман өммәтенең бердәмлеген һәм ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган эшнең бу уңайдан аеруча мөһимлеген билгеләп китү зарур. Киләсе елда тантаналы чара – Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны яхшы әзерлек белән лаеклы төстә үткәрербез дип ышанам.
Ураза гаетендә һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк.
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов
- Ураза гаетенең һәм Рамазан аеның фазыйләтләре
Газиз дин кардәшләрем, милләттәшләрем, мәчетебезне олылап килгән хөрмәтле кунаклар! Әлхәмдүлилләһ, ай буенча ураза тоттык, ачык мәчетләрдә тәравих намазларын укыдык, ифтар мәҗлесләрен уздырдык, Коръәнне хәтем кылдык, вәгазьләр тыңлап, күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык.
Ураза тоту – Ислам баганаларының берсе, Яралтучыбызның әмере. Әбү Хөрайрадан килгән хәдисләрнең берсендә болай диелә:
«الصَّوْمُ جُنَّةٌ، فَإِذَا كَانَ أَحَدُكُمْ يَوْمًا صَائِمًا، فَلَا يَرْفُثْ وَلَا يَجْهَلْ، فَإِنِ امْرُؤٌ شَاتَمَهُ أَوْ قَاتَلَهُ، فَلْيَقُلْ: إِنِّي صَائِمٌ»
«Ураза – ул (тәмуг утыннан) калкан, һәм ураза тоткан кеше әдәпсез нәрсәләрдән саклансын һәм наданнар кебек эш итмәсен! Әгәр дә кем дә кем аның белән бәхәсләшергә тырышса яки аны мыскыллый башласа, ул андый кешегә: "Хакыйкатьтә, мин уразадамын!" – дип әйтсен”. ИншәАллаһ, 30 көн буе ураза тотып, холыкларыбыз камилләшкәндер, әдәпләребез арткандыр.
Ә бүген менә Ураза гаетен каршылыйбыз. Риваятьтә килгәнчә, Ураза гаете җиткәч, Аллаһы Тәгалә җир йөзенә үзенең фәрештәләрен җибәрә һәм алар юлга басып көчле тавыш белән тирә-юньгә мөрәҗәгать итәләр, аларны җеннәрдән һәм адәмнәрдән кала бөтен мәхлүклар ишетә: «Әй, Мөхәммәт өммәте, юмарт булган Раббыгыз каршына чыгыгыз, Ул сезне Үзенең искиткеч юмартлыгы белән бүләкләр һәм зур гөнаһларыгызны гафу итәр». Тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез һәм игелекләребез өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларны бирсен. Шуңа өметләнеп калыйк!
4. Күркәм холык һәм сабырлык – иң яхшы дәгъвәт
Мөхтәрәм җәмәгать! Хәдисләрдә болай әйтелә:
«قَدْ جَاءَكُمْ رَمَضَانُ، تُفْتَحُ فِيهِ أَبْوَابُ الْجَنَّةِ، أَوْ تُغْلَقُ فِيهِ أَبْوَابُ الْجَحِيمِ، وَتُغَلُّ فِيهِ الشَّيَاطِينُ»
Ягъни Рамазан аенда Җәннәт капкалары ачыла, ә тәмуг капкалары ябыла, шайтаннар чылбыр белән уратып алына, диелә. Шул рәвешле, Рамазан аенда мөэминнәргә Раббыбызның ризалыгына ирешү өчен бернинди каршылык та булмады. Аның Рәхмәтенә ирешүгә бары тик үзебезнең нәфесебез, ялкаулык һәм кире холкыбыз гына комачауларга мөмкин иде.
Быел, Аллаһыга мең шөкер, хәтта мәчетләр дә ачык торды. Ифтарларда кардәшләр белән җыелышып авыз ачтык, тәравих намазларын кылдык. Ил-дәүләтләребезгә, һәр гаиләгә иминлек сорап бертавыштан дога укыдык. Шулчакларда кардәшлек һәм туганлык җепләре ныгыгандыр, йөрәкләребез һәм ниятләребез тоташкандыр, холыкларыбыз йомшаргандыр, әдәп арткандыр, иншәАллаһ!
Ә менә Кодүс шәһәрендә яшәүче дин кардәшләребез Рамазан аенда авыр көннәр кичерде. Мәчеттә намазга баскан килеш аларга һөҗүм иткәннәр. Мөселманнар өчен изге урынны утка салганнар. И Раббым! Безнең дин кардәшләрне усал кешеләрдән якла, аларны җәбер-золымнардан, изү-кысуларыннан, рәхимсезлекләрдән сакла. Үзең яралткан барлык халыкларга тату яшәр өчен хикмәт һәм сабырлык бир!
Менә мин сезнең белән бүген динара татулык турында сөйләшәсем килә. Ә динара татулык кайдан килә? Иң беренче чиратта күркәм холык һәм дәгъвәттән. Игътибар итегез әле, Коръәндә гыйбадәт турында 130 аять булса, холык һәм аның әһәмияте турында 1504 аять килә! Әгәр холыкларыбыз камилләшкән булса, димәк, Рамазан ае заяга узмаган дигән сүз. Шул ук вакытта күркәм холык һәм шәхси үрнәк – ул иң яхшы тәрбия чарасы һәм иң яхшы дәгъват та бит. Ә дәгъвәт – мөселманнарның бурычы. Шундый бер аять бар:
ادْعُ إِلَى سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ وَجَادِلْهُمْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَنْ ضَلَّ عَنْ سَبِيلِهِ وَهُوَ أَعْلَمُ بِالْمُهْتَدِينَ
“Рәсүлем! Хикмәт белән һәм күркәм үгет белән Раббыңның юлына дәгъват ит. Һәм алар белән иң яхшы булган юл белән бәхәсләш. Һичшиксез, синең Раббың кем Аның юлыннан язганын яхшырак белә, һәм Ул һидаяткә ирешүчеләрне дә яхшырак белә”. (“Ән Нәхл” сүрәсенең 125 аяте). Раббыбыз бәхәстә сабырлык күрсәтергә куша.
5. Динара сабырлык – иман китерүгә ачкыч
Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, тырыш, гыйлемле, әдәпле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Һәм шуңа күрә үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган. Динне дә тарата белгән. Татарлар үзләре дә ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга да динебезне көчләп такмаган. Чөнки диндә көчләү юк!
Аллаһ насыйбы белән моннан 1100 ел элек безнең борынгы бабаларыбыз иман китерә. Евразия киңлегендә тәүхид китергән иң беренче халык бит без! Ә Аллаһ теләгәненә иман бирә, теләгәненнән ала. Уйлап карагыз әле, җәмәгать: Багдад тикле Багдадтан карлы Болгар дәүләтенә Ибне Фадлан килә алыр идеме икән, әгәр Аллаһ теләмәсә?! Гасырлар буе кешелеккә гыйбрәт булсын дип, нәкъ менә татарларга исламны ирекле рәвештә кабул итәргә насыйп итә Ул. Кылычтан куркып түгел, ә күркәм үгет аша безнең бабайлар үз теләкләре белән иман китерә һәм шушындый ук күркәм үгет белән исламны бөтен Евразиягә тарата.
Татар барда хәтәр бар, диләр. Алай түгел! Татар барда хөрмәт бар. Күрше хакы – Тәңре хакы, ди безнең халык мәкале. Күршеңә ихтирам күрсәтү татарның канына сеңгән инде. Иманым камил, татар яшәгән җирдә тынычлык хөкем сөрә. “Әлү Гыймран” сүрәсенең 64 аятен тыңлап карагыз әле:
قُلْ يَا أَهْلَ الْكِتَابِ تَعَالَوْا إِلَى كَلِمَةٍ سَوَاءٍ بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمْ أَلَّا نَعْبُدَ إِلَّا اللَّهَ وَلَا نُشْرِكَ بِهِ شَيْئًا وَلَا يَتَّخِذَ بَعْضُنَا بَعْضًا أَرْبَابًا مِّن دُونِ اللَّهِ فَإِن تَوَلَّوْا فَقُولُوا اشْهَدُوا بِأَنَّا مُسْلِمُونَ
“(Рәсүлем! Яһүди һәм насараларга) Әйт: “И, әһле китап! (Коръәндә һәм сезнең китапларыгызда) безнең белән сезнең арада уртак булган һәм Аллаһтан башкага гыйбадәт кылмыйбыз, Аңа һичнәрсәне тиңдәш итмибез, Аллаһны ташлап, берәүләребез икенчеләребезне раббылар итеп санамыйбыз дигән сүзгә килик. (Менә хак булган Ислам бу инде)...” Ягъни Раббыбыз мөселманнарга һәрчак татулыкны саклау ягында торырга куша. Һәм татарлар беркайчан бу әмердән чыкканы булмады. Бабаларыбыз Беркайчан динебезне башка халыкларга көчләп такмады, әмма иманына тугъры калды... Хәтта көчләп чукындыру сәясәте барганда да. “Бәкара” сүрәсенең 120 аятендә беләсезме нәрсә әйтелә?
وَلَن تَرْضَى عَنكَ الْيَهُودُ وَلَا النَّصَارَى حَتَّى تَتَّبِعَ مِلَّتَهُمْ
“(И Рәсүлем!) Син аларның диннәренә иярми торып, ни яһүдиләр, ни насаралар беркайчан да синнән разый булмаячак”. Җәмәгать, шул рәвешле, дөньядагы тынычлык һәм иминлек мөселманнар кулында булып чыга түгелме соң?!
Димәк, исламны тарату – безнең изге бурыч булып чыга! Ләкин күркәм үгет, шәхси үрнәк һәм сабырлык аша. Безнең борынгы бабаларыбыз моны бик яхшы аңлаган. Танылган тарихчы Михаил Худяков үзенең атаклы “Очерки по истории Казанского ханства” хезмәтендә Казанда чиркәү булганлыгы турында яза. Ул чиркәүгә беркем комачауламаган, чөнки Казан ханлыгында ислам чәчәк аткан! Күршеңә ихтирам күрсәтү татарның канына сеңгән.
Хәсән Басрый рәхмәтуллаһи галәйһи дигән галим булган. Аның күршесендә бер яһүд яшәгән. Ул Хәсәннең йөри торган юлына һәрдаим чүп ташлый торган була. Ә Хәсән аңа эндәшмәгән. Шулай беркөн бу яһүд ачуы килеп Хәсәннең өенә килеп керә. “Нинди кеше соң син – ник минем әшәкелекләремә сабыр итәсең?!”, - ди. Хәсән аңа болай җавап бирә: “Безнең Шәригатебездә: “Күршесе белән орышып, ызгышып торган кеше оҗмахтан мәхрүм калыр”, дип язылган”. Шуннан нәрсә булганын беләсезме? Теге яһүд “Сезнең Шәригатегез бик хуш икән” дип, ислам динен кабул итә! Ә без шундый күркәм үгет белән кешеләрне ияртә алабызмы соң? Күршеләргә түгел, кайчак үз балаларына да үрнәк була алмаган дин кардәшләр бар, кызганычка каршы.
6. Ислам – тынычлык дине
Мисал итеп, тагын бер хикәят. Ибраһим галәйһиссәламне бик кунакчыл булган диләр. Әгәр 2-3 көн кунак килми торса, Аллаһыдан сорый торган булган: “И Раббым! Миңа ни булды – ник мине кунактан мәхрүм итәсең?”. Шулай бер көнне килә моңа кунак. Пәйгамбәр галәйһиссәлам аннан: “Син нинди дин тотасың?”, - дип сорый икән. Кунак мәҗүси булып чыга. “Алайса мин сине кунак итмим, синең динең башка”, - дип Ибраһим бу адәм каршында ишекләрен ябып куя. Ябуы гына булды, пәйгамбәргә Аллаһы Тәгаләдән вәхи иңә.
- И Ибраһим! Син ни өчен ул бәндәне кунак итмәдең? Мин бит аны, бу кяфер, дип, ризыгын киметмәдем, аның ризыгын синең кулыңа җибәрдем. Ә син аңа һични бирмәдең! – дип ачулана.
Ибраһим галәйһиссәлам торып кунак артыннан йөгермәсенме. Куып җитеп кире кайтырга үгетли. Ләкин теге мәҗүси борылмый. “Зинһар, борыл! Ике дөя бирәм!”- ди Ибраһим. Ә кунак өч дөягә дә ризалашмый. Дөрес, үзе хәйләкәр булып чыкты: йөз дөя бирәм дигәч, туктап кала. Нишләвең бу, дип сорый пәйгамбәрдән. “Раббым миңа ачуланды”, - ди Ибраһим. Шуннан мәҗүси: “Тәңрең яхшы икән. Дошман өчен хәтта дустын ачулана ала икән”, - дип иман китерә...
Гарәп хәлифәлегендә күпме кәферләр яшәгән! Үзләре мөселман булмаса да, аларны үз диннәрен тотудан беркем тыймаган. Дәмәшкътә яшәгән христиан философы Иоанн Дамаскинны яисә Мисырда яшәгән яһүди галиме Маймонидны искә алыгыз. Әгәр алар мөселман илләрендә үз эшчәнлекләрен иркен алып бара алмаган булса, дөньяга танылырлар идеме? Менә ни өчен Ислам – тынычлык дине дип әйтергә, тулы хокукыбыз бар безнең!
Татарлар да гасырлар буе янәшәдә яшәгән күршеләренә хөрмәт күрсәткән, аларны дин ирегеннән беркайчан мәхрүм итмәгән. Юкка гынамыни бабаларыбыз үзләре өчен Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлаган!? Бөек имам Әбү Хәнифә үзе дә гомеренең күп өлешен Гыйракның Куфа шәһәрендә яшәгән. 8нче гасырның Куфа шәһәре күпмилләтле, күпдинле, хәтта динсез халыклар кайнаган бер казанны хәтерләткән. Нәкъ Болгар дәүләте шикелле! Нәкъ бүгенге Татарстан кебек! Күренекле галим Мөхәммәд Морад әр-Рәмзи “Тәлфик әл-әхбар” язмасында татарлар турында болай ди: “Карашларында алар барысы да сөнни-матуридилар, ә гыйбадәттә - хәнәфиләр” (Т. 2, 331 б.). Гыйбадәттә Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәдә Матуриди мәктәбе һәм шәригатькә туры килгән тәсаввуф – татарларда ислам әнә шушы юнәлешләрдә үсеш алган, газиз милләттәшләрем! Халкыбызны шушы туры юлдан алып барганы өчен, Аллаһыга мең шөкер.
7. Үрнәк булыйк!
Ләкин татарлар үзләре шушы дәрәҗәле юлдан атлап барырга лаекмы соң бүген? Бик кызганыч, әмма милләттәшләребез арасында үзләрен татар-мөселман дип танымаучылар әлегә кадәр байтак. Ислам мәдәниятенә шул кадәр бай рухи мирасны бүләк иткән халыкның бүгенге дәвамчылары милләтнең йөзен ислам билгеләми, дип чәчрәп бәхәсләшә! Татар, үз анасын өйдән куып чыгарган шикелле, бүген хәтта үз гаиләсе белән туган телдә сөйләшми, ислам гореф-гадәтләрен үтәми. Мәктәп һәм мәчетләр тәрбияләсә, шул җитә, дип тыныч йоклый. Әлбәттә, мәчетләр тәрбия бирәчәк. Динебез гомер бакый милләтебезнең йөз аклыгын саклаган, алга таба да шулай булачак.
Ләкин дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла, диләр. Бик дөрес! Үзенең кем икәнлеген дә белмәгән халык башкаларга нинди үрнәк бирә алсын, нинди күркәм үгет бирсен? Ә сүземнең башы шул иде бит – “күркәм үгет белән дәгъвәт кыл”! Башка халыкларга түгел, татарлар бүген үз балаларына да нәсихәт бирми.
Балалар өчен Аллаһ алдында җавап тотасыбыз бар. Коръәндә болай әйтелә:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قُوا أَنفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُمْ نَارًا وَقُودُهَا النَّاسُ وَالْحِجَارَةُ عَلَيْهَا مَلَائِكَةٌ غِلَاظٌ شِدَادٌ لَّا يَعْصُونَ اللَّهَ مَا أَمَرَهُمْ وَيَفْعَلُونَ مَا يُؤْمَرُونَ
“И, иман итүчеләр! Үз-үзләрегезне һәм гаиләләрегезне уттан саклагыз, (башка утларның ягулыгы утын булса,) аның ягулыгы (кяфер) кешеләр һәм (бик тиз кабынып, бик күп яндыра торган күкерт) ташлар. Аның өстендә каты табигатьле һәм көчле фәрештәләр бар. Алар үзләренә әмер ителгән нәрсәләрдә Аллаһка каршы төшмиләр һәм әмер ителгәнне үтиләр” (“Әт-Тәхрим” (Тыю) сүрәсе, 6 аять). Һәр ир үз гаиләсе өчен җавап тотачак: хатынын һәм балаларын ничек тәрбияләгән, ул Ахирәттә дә шундый ук хәлдә булачак. Үлгәч, балам минем өчен дога кылырмы, әҗер-саваплар алырлык игелекләр кылдыммы, Аллаһы Тәгалә минем гөнаһларымны гафу итсен өчен, мин кулыма Коръән алып укыдыммы, зикер кылдыммы, намазларны башкардыммы, Аның ризалыгы өчен ураза тоттыммы – ир-ат менә шул хакта уйларга тиеш, җәмәгать. Җавап тоткан көнне иман китерү һәм тәүбә итү – файдасыз. Көч һәм сәламәтлек бар чакта ураза тотарга, сәдака бирергә һәм намаз укырга кирәк. Ә беткәч түгел... Рамазан ае безне шул хакта уйландырырга тиеш иде, гөнаһлардан чистарынырга мөмкинлек биргән иде. Файдаланып өлгердек микән? ИншәАллаһ!
8. Рамазан ае беткәч нәсихәтләр
Әмма: “Рамазан ае бетте”, – дип, адәм баласы Бөек Раббыбызга гыйбадәтен һәм итагатен ташларга тиеш түгел. Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:
وَاعْبُدْ رَبَّكَ حَتَّى يَأْتِيَكَ الْيَقِينُ
“Киләчәгенә һич шик булмаган (үлем дигән) нәрсә сиңа ирешкәнче, (бер мизгелне дә бушка уздырмыйча,) Раббыңа (һәрдаим) гыйбадәт кыл” («Хиҗер» сүрәсе, 99 нчы аять).
Рамазан аенда гына гыйбадәт кылып, изге ай тәмамлангач гыйбадәтләрне калдыру, мәчеттән һәм җәмәгатьтән ерагаю – зур хата һәм адәм баласы өчен куркыныч күренеш. Чөнки мөселман булу бер рамазан ае белән генә бәйле түгел. Кеше үлемнеӊ кайчан киләсен белми, ул үлемгә һәм үлемнән соӊ киләчәк. Мәӊгелек тормышка һәрвакыт әзер булырга кирәк.
قَالَ رَسُولِ اللهِ ﷺ : مَنْ صَامَ سِتَّةَ اَيَّامٍ بَعْدَ الْفِطْرِ كَانَ تَمَامَ السَّنَةِ مَنْ جَاءَ بِالْحَسَنَةِ فَلَهُ عَشْرُ :اَنَّهُ اَمْثَالِهَا
«Пәйгамбәребез ﷺ болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки (аятьтә) «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер» (Мөслим, «Сыйам», 39, №2758, 479 б., Тирмизи, «Саум», 53, №759). Шушы алты көн уразаны рамазан бәйрәме, ягъни Гийд әл-Фитыр бәйрәме узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым-аерым тотсаң да ярый.
Без барыбыз да Рамазан-шәриф аеның шифасын калебләребезгә сеңдерергә тиешбез. Кайда гына булсак та, кайсы гына вакытта яшәсәк тә, Рамазан аена кадәр дә һәм ул узганнан соң да, безгә үзебезне нәфесебез вәсвәсәләреннән һәм коткыларыннан һәрвакытта да сакларга кирәк. Беркайчан да Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе белән рухи элемтә торгызуга өметне җуярга ярамый.
- Йомгаклау
Мөхтәрәм кардәшләр! Әйдәгез әле гомеребезне Коръән-Кәрим яктысында үткәрик. Аллаһыга итагатьле булырга һәм соңгы сулышыбызга кадәр аңа гыйбадәт кылырга сүз бирик. Балаларыбызда Аллаһыга һәм Аның илчесенә карата мәхәббәт тәрбияләүне үзебезнең бурычыбыз итеп саныйк. Матди мөмкинлекләребез булса, сәдака һәм зәкят бирергә онытмыйк. Адәм баласы бу дөньяга бары Раббысына гыйбадәт кылу өчен бар кылынганлыкны исебездән чыгармыйк. Башкаларга күркәм үрнәк булыйк, исламны иң матур яктан күрсәтик! Кешелек дөньяны бары тик иман һәм ислам гына коткарып калачагына төшенсен...
Тагын бер кат олы хәсрәт кагылып киткән барлык гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам.
Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!