Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате

18.05.2021 15:16

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Кадерле милләттәшләрем!

Ничек кенә үкенечле булса да, һиҗри буенча 1442 елның Рамазан ае узып китте. Хактыр ки, хәдисләрнең берсендә әйтелгәнчә, “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен фазыйләтләрен белсәләр, алар аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде". Ләкин бүген  без Ураза гаетен билгеләп үтәбез.

Аллаһның киң рәхмәтләре һәм чиксез юмартлыгы белән сугарылган Рамазан аеның 30 көнен без уразаны намус белән тотып, Коръән укып, изге гамәлләр кылып һәм Раббыбыз ризалыгына ирешергә ашыгып уздырырга тырыштык. ИншаАллаһ, Яралтучыбыз безнең гөнаһларыбызны кичергәндер һәм ихластан кылынган гыйбадәтләребезне, яхшы гамәлләребезне, чын йөрәктән чыккан тәүбәләрне кабул иткәндер. Хәдисләрнең берсендә: «Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән кол өчен шәфәгать итәчәк. Ураза: "Раббым! Мин аны көндез ашау-эчүдән мәхрүм иттем, шуңа күрә аның өчен шәфәгать итәргә рөхсәт бир!" – диячәк. Ә Коръән: "Раббым! Мин аны төнлә йокыдан мәхрүм иттем, шуңа күрә аның өчен шәфәгать күрсәтергә рөхсәт бир!" – диячәк һәм аларның шәфәгате кабул ителәчәк", – диелә. Аллаһка ышанып, Аның ризалыгы өчен ураза тотып һәм төннәрен намазда үткәргән һәркем ярлыканыр, дип өметләник.

Әмма Ураза гаете җитте дип, Аллаһка гыйбадәтләрне калдыру дөрес булмас.  Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ: "Кем Рамазан аенда ураза тотса, һәм аннан соң Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ул ел дәвамында ураза тоткан кебек булыр", – дигән. Шуңа күрә, газиз дин кардәшләрем, әйдәгез әле, үз-үзебезгә, соңгы көннәребезгә кадәр Аллаһның каннуннарына буйсынып яшәрбез, дип вәгъдә бирик. Әйдәгез, үткән изге айда тәрбияләнгән яхшы гадәтләребезне үстерергә тырышыйк.

Мөхтәрәм җәмәгать! Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрен коточкыч фаҗига тетрәтте. Казан мәктәбендә балаларга мылтык төбәп аткан бер ерткыч республикабызны матәмгә салды. Балаларын һәм якыннарын югалткан гаиләләр нинди тирән борчулар кичергәнен сүз белән әйтеп бетереп булмый! ИншәАллаһ, Татарстан мәчетләрендә бүген мөселманнар бертавыштан үлгәннәрнең рухына һәм  яраланганнарга догалар кылыр – алар моңа мохтаҗ. 

Барыбызның да Аллаһның ризалыгына һәм Аның мәрхәмәтенә, ике дөнья бәхетенә, ныклы иманга ирешүен һәм дин юлында эшләргә мөмкинлекләр артуын телим. Аллаһы Тәгалә уразабызны һәм барлык яхшы гамәлләребезне кабул итсен. Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана