Татарстан мөфтиенең Мигъраҗ кичәсе җитү уңаеннан мөрәҗәгате

27.02.2022 09:40

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләр!

Бүген, Раҗәб аеның 26ннан 27сенә каршы төндә, бөтен ислам дөньясы мөселман календарендәге мөһим датаны - Исра һәм Миграҗ кичәсен каршы алачак.

Исра – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә төнге сәяхәте, ә Миграҗ аның гаҗәеп рәвештә җиденче кат Күккә күтәрелүе, анда Аллаһ белән аралашуы. Исрага һәм пәйгамбәрнең ﷺ Миграҗына ышану һәр мөселманның инануларының аерылгысыз өлеше булып тора. Бу вакыйгаларның икесе дә Аллаһның Чиксез кодрәтле һәм теләсә нинди могҗизага сәләтле булуын күрсәтә. Бу хакта Коръәндә болай диелә:

سُبْحَانَ الَّذِي أَسْرَى بِعَبْدِهِ لَيْلًا مِّنَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ إِلَى الْمَسْجِدِ الْأَقْصَى الَّذِي بَارَكْنَا حَوْلَهُ لِنُرِيَهُ مِنْ آيَاتِنَا إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْبَصِيرُ

Мәгънәсе: “Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне (бик кыска бер вакытта) колын (Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Хәрам мәчетеннән (алып) Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче (Аллаһ) - кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, Күрүче» («Әл-Исра» сүрәсе (“Төнге күчеш”), 1 аять).

Күпчелек галимнәр фикеренчә, Расүлнең ﷺ Иерусалимга мөбарәк күчеше һәм аннан күккә ашуы рухи яктан түгел, ә өндә булган. Ышанычлы хәдисләрдә хәбәр ителә ки, бу мөбарәк төндә ул Кәгъбә янында булган, Җәбраил фәрештә (галәйхи сәлам) аның янына килеп, алар Бурак исемле хайванга утырып, Иерусалим шәһәренә киткән, шунда төнлә күккә күтәрелгән. Миграҗ вакытында Мөхәммәд ﷺ пәйгамбәрләр белән очрашкан, Сидрат әл-Мунтахны, фәрештәләрне, Оҗмахны һәм Тәмугны күргән... Пәйгамбәр ﷺ гөнаһлы кешеләрнең газап чиккәнен һәм оҗмахның сөйләп бетерә алмаслык матурлыкларын үз күзләре белән күзәткән. Күпме адәм баласы, Пәйгамбәребезнең ﷺ шушы алып кайткан белемнәре һәм тасвирлаулары аркасында, начар эшләреннән туктап, хәерле гамәлләр кылырга ашыккан!

Миграҗны аңлар, аның хакыйкатенә төшенер өчен, кешенең акылы җитми. Шуңа да карамастан, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Миграҗның кыйммәтен җиткерергә тырышкан:

Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә;

Әверелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кылды Мәүләгә.

Мөселманнар өчен түбәндәгеләрне аңлау мөһим. Беренчедән, Исра һәм Миграҗ Пәйгамбәребезгә ﷺ “Кайгы елы”ннан соң юаныч буларак насыйп ителгән. Бу вакыйгалар алдыннан аның яраткан хатыны Хәдичә һәм абыйсы Әбү Талиб үлеп китә. Ягъни Мигъраҗ кичәсе безгә һәр авырлыктан соң җиңеллек килүен исебезгә төшерә! Икенчедән, Исра һәм Миграҗны бүләк итеп, Аллаһ Пәйгамбәрне ﷺ аның иман ныклыгы һәм ислам юлында хезмәте өчен зурлаган. Билгеле булганча, Исра һәм Миграҗ алдыннан Рәсүлебез ﷺ Мәккә халкын, озак еллар нәсыйхәтләп, ислам диненә чакырган, ләкин аңа мыскыллау, кимсетү һәм хурлау белән җавап биргәннәр.

Мөхәммәдне ﷺ зурлау белән бергә Аллаһ аның өммәтен дә олы бүләкләр белән бүләкли. Болар - биш вакыт намаз, “Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләре һәм  Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Расүлнең ﷺ шәфәгать итү хокукы. Шушы бүләкләр аркасында мөселманнар Аллаһының мәгъфирәтенә өметләнеп яши.

Кадерле дин кардәшләр! Сезне Рәсүлүллаһның Исра һәм Миграҗ сабаклары турында уйланырга өндим. Миграҗ кичәсен каршылаганда да, һәрвакытта да безнең йөрәкләрдә көчле иман, Аллаһның шәфкатенә һәм кодрәтенә ышаныч, Аның ярлыкавына һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ шәфәгатенә өмет, җәһәннәм газабыннан курку һәм җәннәткә омтылу кебек хисләр белән тулы булырга тиеш.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана