Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

01.04.2022 08:22

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләрем!

Бүген, 1 апрельдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә. Шулай итеп, мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөбарәк булган 30 көн һәм төн җитә. Сезне ихластан тәбрик итәм!

Бүген төнлә Татарстан мәчетләрендә дин кардәшләребез җәмәгать белән беренче тәравих намазларын кылачак һәм Коръән сүрәләрен укыячак. Ә иртәгә, кояш чыкканчы ук, күп өйләрнең тәрәзәләрендә ут яначак: мөселман гаиләләре, көне буе ураза тотарга ниятләп, бер табын артына сәхәргә җыелачак, аннары бергәләп иртәнге намаз укыячак. Хактыр ки, Рамазан, гаиләләләрне һәм туганлык җепләрен ныгыта, барлык мөселманнарны берләштерә, йөрәкләребезне, йортларыбызны һәм бөтен дөньяны ямьләндерә.

ИншәАллаһ, Рамазан Татарстан Республикасында да ямь өстенә ямь өстиячәк. Мәчетләрдә ай буе, тирә-юньне нурга һәм бәрәкәткә күмеп, Коръән хәтем кылыначак. Авыз ачу мәҗлесләре көн саен яшьләрне һәм өлкәннәрне, байларны һәм мохтаҗларны, төрле милләт, абруй һәм төрле караштагы дин кардәшләрне бер табын артында туплыячак. Рамазан аеның аерым бер көнендә мөселманнар бөтен Татарстаннан Казанда 10 республикакүләм ифтарда катнашу өчен җыелачак һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән бергә җәмәгать намазы укып Ватаныбыз һәм өммәтебез иминлеге өчен дога кылачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәр елдагыча «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын җәелдереп җибәрәчәк, һәм дин кардәшләребез Рамазан аенда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә ярышырга һәм тирә-юньгә игелек орлыкларын чәчәргә ашыгачак.

Әмма, билгеле, мөселманнарның Рамазан аендагы игелекле гамәлләре иң беренче чиратта тырышып башкарылган гыйбадәтләрдә чагылырга тиеш. Чөнки Рамазан - гөнаһлардан чистарыну ае, Коръән ае һәм Ураза ае. Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَن شَهِدَ مِنكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ وَمَن كَانَ مَرِيضًا أَوْ عَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِّنْ أَيَّامٍ أُخَرَ يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلَا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ وَلِتُكْمِلُوا الْعِدَّةَ وَلِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَى مَا هَدَاكُمْ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Мәгънәсе: “Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаят, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз (дип). Бәлки (Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз! («Әл-Бәкара», 185 аять). Әлеге аятьтән күренгәнчә, Рамазан аенда мөселманның изге Коръәнне укуы һәм ураза тотуы зарури шарт булып тора. Шөкер, Татарстанның күп кенә мәчетләрендә Коръән хәтем кылыначак, һәм бу гамәлгә теләгән һәркем кушыла алачак. Укый белмәгәннәргә дә Аллаһының Рәхмәте киң, чөнки Коръәнне тыңлаган өчен генә дә бик зур әҗер-савап языла.

Ураза исә – Ислам баганаларының берсе, Аллаһ Тәгаләнең боерыгы. Ураза кешенең игътибарын, тән ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән аерып, рухи сафлыкка, гөнаһлардан арындыруга, дини бурычларны үтәүгә һәм файдалы эшләргә юнәлтә. Шуңа күрә ураза ашаудан һәм эчүдән баш тарту гына түгел, ул - барыннан да бигрәк тыелганнардан тыелу, ягъни үз нәфесңне җиңү. Әбү Һүрайрадан килгән хәдисләрнең берсендә болай диелә: «Ураза – ул (тәмуг утыннан) калкан, һәм ураза тоткан кеше әдәпсез нәрсәләрдән саклансын һәм бәхәсләшмәсен! Әгәр дә кем дә кем аның белән бәхәсләшергә тырышса яки аны мыскыллый башласа, ул андый кешегә ике тапкыр: "Хакыйкатьтә, мин уразадамын!" – дип әйтсен. Минем җанымның Хуҗасы булган белән ант итәм, Аллаһ өчен ураза тоткан кешенең авызыннан килгән ис, мускус исенә караганда, күпкә хуш ислерәк. Аллаһ: "Ул Минем ризалыгым өчен ризыктан, эчемлектән тыела һәм теләкләрен авызлыклый. Бу ураза – Минем өчен, һәм Мин аның өчен бүләкләячәкмен, ә яхшы эш өчен (әҗере) ун тапкыр артык булачак!"

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Алда безне гыйбадәт кылуга багышланган йокысыз төннәр һәм күпсанлы игелекле гамәлләр көтә. Рамазан ае - тәүбә кылу, Аллаһ ризалыгына ирешү, холкыңны камилләштерү һәм гөнаһлардан арыну өчен бирелгән вакыт. Аллаһ Илчесе салләллаһу галәйхи вә салләм: «Әгәр дә минем өммәтем Рамазанның ни дәрәҗәдә хасиятле икәнлеген белсә, аның ел буе дәвам итүен теләр иде”, - дигән. Шуңа күрә мин сезне Рамазан аен калебләребездә булган бөтен ихласлык белән, рухи яктан чыныгу, иманны ныгыту, Раббыбызга якынаю кебек максатлар куеп һәм шуларга омтылып үткәрергә чакырам!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана