Татарстан мөфтиенең Ураза гаете белән котлавы

01.05.2022 19:30

                                                                                                                               Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, тоткан уразаларның кабул булуына догалар кылучы, Рамазан аен боегып озатучы, Ураза гаетен яратып каршы алучы мөхтәрәм дин кардәшләрем! Чын күңелдән сезне мөкатдәс Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Аллаһ изге Рамазан аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.

Ничек кенә үкенечле булса да, Аллаһның бәһасез бүләкләре белән сугарылган Рамазан ае узып та китте. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ:

لَوْ يَعْلَمُ الْعِبَادُ مَا فِي شَهْرِ رَمَضَانَ لَتَمَنَّى الْعِبَادُ أَنْ يَكُونَ شَهْرُ رَمَضَانَ سَنَةً

 “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен фазыйләтләрен белсәләр, алар аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде", - дигән. Чөнки Рамазан ае безне ике дөнья бәхетенә ирешүнең юлын күрсәтте: ул – иман. Рамазан ае шулай ук безгә җәһәннәм газабыннан котылу дәвасын бирде: ул – мәгъфирәт. Иман тулы күңел белән мәгъфирәт сораучылар, тәүбә итүчеләр, кылган гөнаһларыннан оялучылар гафу ителеп бәхеткә ирешкәндер, иншәАллаһ, чөнки Раббыбыз - Гафу Итүче, Ул гафу итәргә һәм гафу сораганны ярата.

Рамазан ае – мәгъфирәт ае, диләр. Ул мөселманнарга шуның өчен бирелә дә инде – Коръән укып һәм ураза тотып, кеше рухи яктан чистарынсын өчен, тәүбә кылып гөнаһлардан арынсын өчен. Ураза бәйрәменә мөселманнар, әгәр дә алар Рамазанны ихласлыкта уздырган булсалар, яңа туган сабый шикелле керә, яңа сулыш белән сулый башлый, яңа караш белән дөньяга карый.

Хактыр ки, ай буе ураза тотып, Коръән укып, мәчетләрдә тәравих намазларын кылып, күркәм ифтар мәҗлесләрендә авыз ачып, игелекләр эшләп, вәгазьләр тыңлап, без Рамазан аенда күңелләребезне сафландырдык, нәфесебезне җиңдек, холкыбыз-фигылебез белән яхшыга үзгәрдек. Нәтиҗәдә йөрәкләр Аллаһының ризалыгына ирешүгә өметләнү белән, иманның татлылыгы белән мөлдерәмә тулды. Гөнаһлардан арынган килеш, яңа атна башыннан яңа ихлас тормыш башлау өчен Ураза бәйрәменнән да яхшы сәбәп бар микән?!

Йа Рабби! Рамазан-шәриф аеның шифасын калебләребезгә сеңдерүеңне, безнең уразаларыбызны, сәдакаларыбызны һәм намазларыбызны кабул итүеңне сорыйм, безгә гөнаһлардан ерак торырга, Синең Ярлыкавыңа һәм Рәхмәтеңә, сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ шәфәгатенә ирешергә насыйп ит!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана