Татарстан Мөфтиенең Җиңү көне уңаеннан мөрәҗәгате

09.05.2022 09:38

Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Хөрмәтле ветераннар! Мөхтәрәм милләттәшләр!

Бүген илебездә Җиңү көне билгеләп үтелә. Көчле рух һәм үлемсез батырлыкны гәүдәләндереп, бу дата миллионлаган кешеләрнең газаплары бәрабәренә ирешелгән бөек каһарманлык турында каныбызга сеңгән изге хәтерен яңарта.

Татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлил һәм аның антифашист көрәштәшләре хөрмәтенә Казанда төзелгән иң билгеле монументаль комплексның гранит диварына Коръәннән мондый юллар уелып язылган:

قُلْ يُحْيِيهَا الَّذِي أَنشَأَهَا أَوَّلَ مَرَّةٍ وَهُوَ بِكُلِّ خَلْقٍ عَلِيمٌ

Мәгънәсе: “Әйт: “Аларны беренче мәртәбә Яралтучы терелтәчәк. Ул бит һәр яралтылган нәрсәне белүче” (“Йәсин” сүрәсенең 79нчы аяте). Аллаһы Тәгаләнең әлеге сүзләре анда юкка гына китерелмәгән: һичшиксез, Бөек Ватан сугышы фронтларында фашистларга каршы сугышкан, Раббыбыз тарафыннан әманәт буларак саклау өчен тапшырылган гаиләләрен һәм Ватанын яклап яу кырына чыккан мөселман солдатлары Аллаһ юлында көрәшкән. Димәк, иншәАллаһ, алар шәһит булып киткәннәр. Ә шәһитләрне Аллаһы Тәгалә үлеләр дип санаудан тыя. Чынлап та, халыкларның яшәү һәм иреккә хокукларын кеше акылына сыймаслык югалтулар бәрабәренә яклаган сугышчыларның каһарманлыгы хәтеребездән беркайчан җуелмас. Фашистларга каршы армый-талмый тылда көрәшкән батырларны дә онытырга хакыбыз юк. Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның хезмәт һәм сугышчан батырлыклары – үлемсез!

Фашист оккупантларына каршы коточкыч сугыш Ватаныбыз җирлегендә 4 ел бара. Җиңү яулар өчен дистә миллионлаган кешеләрнең гомере белән түләргә туры килә. Ягъни Бөек Ватан сугышы безнең барыбыз өчен дә сабак булып торырга тиеш: нацизм кешелек цивилизациясен җимереп атардай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ нәсыйхәтләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк: «Гасабиягә чакырган, гасабия өчен көрәшкән яки гасабия өчен үлә торган шул кеше безләрдән (безнең мөселман өммәтеннән) булмас (Сунан Әбү Дауд риваять иткән). Шуннан соң Мөхәммәдтән ﷺ: «Ий Аллаһ Илчесе! Гасабия нәрсә соң ул?» –  дип сораганнар һәм ул: “Башкаларны кысрыклап, үз милләтеңне (яки кабиләгеңне) өстен кую ул”, –  дип җавап биргән.  Кешелек тарихында иң зур һәм канкойгыч сугышта фашизмны җиңүнең әһәмиятен оныту – бабаларыбызның, Бөек Ватан сугышы геройларының һәм сугыш корбаннарының истәлегенә хыянәт ул.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Һәлак булган сугыш һәм тыл геройлары өчен догада булырга, ветераннар өчен Раббыбыздан рәхим-шәфкать сорарга, балаларыбыз һәм оныкларыбызга Бөек Ватан сугышында җиңү турындагы тарихи истәлекләрне тапшырырга чакырам. Аллаһы Тәгалә Ватаныбызны бәла-каза һәм газаплардан ерагайтсын, аңа чәчәк атып иминлектә булырга мөмкинлек бирсен, халыкларга үзара аңлашып гомер итәргә насыйп итсен, һәр йортка һәм гаиләгә бәхет китерсен. Әмин!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана