Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ассәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! Мөхтәрәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Имамнар, кунаклар! Бүген Раббыбыз безгә менә шушы залга бергә җыелырга насыйп итте. Хөрмәтле имамнар, дәрәҗәле кунаклар, миңа сезнең алда чыгыш ясау мөмкинлеген бирде.
Ике ел элек узган корылтайда эшебезне Хәнәфи мәзхәбенә һәм Матуриди гакыйдәсенә таянып алып барырга килештек. Моңарчы нәзарәт тарафыннан ислам инфраструктурасын коруга зур игътибар бирелде, бүгенге заман дини тәгълимәтне өйрәнүне таләп итә. Күпгасырлык традицион ислам безнең барлык гамәлләргә: дәгъватка, дини йолаларны үтәүгә, эчке сәясәткә, халыкара мөнәсәбәтләргә һәм башкаларга кагыла. Эшебез алга таба да шушы юнәлештә дәвам итәр, Инша Аллаһ.
Бүген бу хакта артык күп сөйләп тормыйм, кайбер мөһим проблемаларга кагылышлы фикерләремне җиткерәм.
Беренчедән, нәзарәтнең төп эше бергәлеккә омтылыш булырга тиеш. Бердәмлек иманыбыз ныклыгын да күрсәтә. Коръәндә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”. Аллаһының бу чакыруы – эшебезнең нигезе. Дөрес, без күп төрле, Аллаһы Тәгалә безне шундый итеп яраткан. Шуңа кайбер карашлар туры килмәскә дә мөмкин. Әмма онытмыйк - барыбыз да мөэмин-мөселманнар. Шуңа күрә таркалырга кирәкми. Коръәндә язылган: “Мөселманнар үзара кардәш”. Татар халкы бу гыйбарәне беркайчан онытмаган. Ә татар дин әһелләре гасырлар дәвамында татар халкына бер бөтен булырга булышкан.
Без һәркем белән мөгалләмә корырга, килешергә, сөйләшергә әзер. Әмма экстремизм һәм террорлыкны яклаучылар, юньсезлеккә баручылар белән без бер юлда түгел. Берәүнең дә башка кеше гомерен өзәргә, исламны астыртын, сәяси максатларда файдаланырга хокукы юк.
Әһәмиятле сорауларда бабаларыбыз тәҗрибәсенә, тарихи мираска таяначакбыз. Мөселманнарга хас проблемалар элек тә, йөз ел элек тә булган. Аларны чишү юлларын танылган татар дин әһелләре хезмәтләреннән табарга мөмкин. Кабаттан нидер уйлап табарга кирәкми. Бу безнең көч, өстенлек.
Икенчедән, Ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүдә иң зур тырышлыкны куярга тиешбез. Соңгы вакытларда мөселманнарга карата тискәре караш тудыручы мәгълүматлар таралуы күзәтелә. Бик күпләр “җиһад”, “хиҗап”, “шәригать” һәм башка дини терминнарны бутый, дөрес аңлатмый. Нәтиҗәдә, болар барысы да безнең дини эшчәнлегебезне катлауландыра. Исламга карата уңай, дөрес караш уяту да нәзарәт бурычы булып тора.
Җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәдә тормыйча нәтиҗәле эш алып барып булмый. Әлбәттә, кимчелексез кеше юк. Шулай да Аллаһ безгә дин әһеле булу җаваплылыгын насыйп иткән. Шуңа күрә дә башкалар бездән гаеп тапмасын өчен тырышыйк. Алай гына түгел әле, үрнәк булырга омтылыйк. Хәзрәтләрнең гыйлеме, гаделлеге, ихласлыгы, мөгалләмәсе барлык мөселманнарга карата булган фикерне формалаштыра. Газет, телевизор, радио аша да динебезгә чакырыйк, халыкка ислам хакыйкатен җиткерик. Диннең кеше тормышындагы, җәмгыятьтәге ролен аңлатыйк. Шулай итеп кенә тирә-юнебездәге кешеләргә йогынты ясый алабыз.
Өченчедән, татарлар сан буенча Россиядә икенче урында торучы халык. Барыбыз да белә, татарлар Россиядә беренчеләрдән булып Исламны кабул иткән. Бабаларыбыз дистә гасырлар дәвамында мәгариф, нәшрият һәм дин өлкәсендә әйдәп барганнар. Казан галимнәрен, дин белгечләрен дөнья күләмендә белгәннәр. Безгә дә бу эшне дәвам итү, татарларны берләштерү, толерантлыкны, тынычлыкны саклау мөһим. Казан Россиянең рухи башкаласы дип саналырга тулы хокуклы һәм бу дәрәҗәне саклар өчен барлык тырышлыкны куячакбыз.
Дүртенчедән, социаль юнәлешне үстерү кирәк дип саныйм. Шуңа күрә иҗтимагый хезмәт турында берничә сүз әйтәсем килә. Аллаһ ризалыгы өчен иҗтимагый эш башкару матур күренеш. Мөхәммәд Пәйгамбәр (сгв): “Аллаһ башкаларга карата мәрхәмәт күрсәтмәүчеләрне кичерми”, - дигән. Иҗтимагый хезмәт аша мәрхәмәт кылыйк.
Имамнардан, нәзарәттән ярдәм көтүчеләр бар. Әлбәттә, берничә көн эчендә кыен хәлгә калган бөтен кешегә ярдәм итү мөмкин түгел. Шулай да, әйдәгез, конкрет эшләр башкарыйк, мохтаҗларга, авыруларга сәдакалар җыюны, ашатуны оештырыйк, реаблитация, ярдәм итү үзәкләре ачыйк. Социаль эшне киң җәелдерергә кирәк. Без аның белән берникадәр шөгыльләнәбез дә. Мәсәлән, Илдар хәзрәтнең “Сөләйман” мәчетендә күп еллар Россиядәге бердән-бер күзләре начар күрүчеләр үзәге эшләп килә. Мондый тәҗрибәне бөтен нәзарәт күләмендә таратырга кирәк.
Шул ук вакытта мөселман волонтерлары хәрәкәтен башларга, халыкны күпләп хәйрия чараларына җәлеп итәргә иде. Мондый эшчәнлек төрле караштагы мөселманнарны “уртак эш”кә җәлеп итә һәм аларның берләшүенә китерә ала. Хәйриячелек белән шөгыльләнергә, социаль проблемаларны чишәргә тырышу өчен ниндидер махсус белемнәр кирәкми. Коръән өйрәткәнчә мохтаҗларга ярдәм итәргә, мәрхәмәт кылырга тырышыйк.
Бишенчедән, фәнгә, мәгарифкә зур игътибар бирү мөһим. Соңгы елларда республиканың үз мөселман мәгариф системасы формалашты. Даими финанслау, методик ярдәм күрсәтелмәсә дә дини уку йортлары эшләп килә. Һәм бу өлкәдә тырышлык куючыларга бик рәхмәтлемен. Бүген безнең алда дини мәгариф сыйфатын яхшырту бурычы тора. Дөнья күләмендә караганда, белем бирү ысуллары бик нык алга китте, ләкин совет сорында бездә дини мәгариф турында сүз дә булмады. Бүгенге заманда республика дини мәгариф системасында динебез кануннарын саклау, шул ук вакытта заманча укыту технологиялрен кертү әһәмияткә ия. Шул нияттән нәзарәт каршында укыту-методик берлек төзелде. Әлеге берлекне Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк әфәнде Мөхәммәтшин җитәкли.
Мәгариф өлкәсе көчле, тәҗрибәле мөгаллимнәр, галимнәр тирәсенә тупланырга тиеш. Ислам мәгарифе дигәндә, татар дини-рухи мирасын өйрәнгән, белгән халыкара дәрәҗәдәге дини белгечләр әзерләү дә күз алдында тотыла.
Татар халкының күпгасырлык мирасы яшьләрне рухи яктан тәрбияләүдә ныклы таяныч. Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин кебек мәшһүр затлар эшчәнлеген дәвам итү - мәгърифәтчелек белән шөгыльләнү иң җитди бурычларның берсе. Бай мирасыбызны тәшкил иткән китапларны кабаттан бастырып халыкка кайтаручы, бүгенге галимнәрне җәлеп итәрлек нәшрият йортын булдыру нияте бар. Әлеге нәшрият йорты Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларга интернет һәм башка заманча чыганаклар аша рухи байлыгыбызны- мирасыбызны җиткерү максатын да куя. Шулай ук нәшряит йорты төрле аудиториягә кызыклы булган яңа дини интернет ресурсларны, басмаларны берләштерәчәк, аларның сыйфатлы итәчәк.
Өммәтебез, республикабыз, илебез өчен бергәләп бик күп гамәлләр кылу көтә. Бергәләп иң яхшы ниятләребезне тормышка ашыруга, иң кыен проблемаларны да чишә алуга ышанам. Аллаһы Тәгалә безгә үзенчәлекле һәм җаваплы эш - үз халкыңа хезмә итүне йөкләгән. Һәркем татар халкының һәм күпмилләтле илебез киләчәге бары аның тырышуыннан, гамәленнән торганны аңларга тиеш. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик.
Тыңлавыгыз өчен рәхмәт! Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен!