Татарстан мөфиенең Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан мөрәҗәгате

01.02.2023 08:25

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Газиз дин кардәшләрем!

1 февраль Бөтендөнья хиҗаб көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата, Россиядә елдан саен популярлаша барып, мөслимәләр хакында таралган сай ялгыш фикерләрне бетерү, җәмгыятьтә хатын-кызларның дини карашларын, аларның исламны тотуга законлы хокукларын хөрмәт белән кабул итүне алга сөрә. Бу көн - хиҗабның Аллаһы Тәгалә тарафыннан гүзәл затларга бирелгән әмере һәм шул ук вакытта зур бүләге булуын әйтү өчен тагын бер сәбәп.

Нәрсә ул хиҗаб? Ул чәчне каплар өчен яулык кына түгел, ә хатын-кызны чит-ятларның тәртипсез күзләреннән һәм ниятләреннән саклый торган пәрдә дә. Хиҗаб – ул мөслимәнең тормыш рәвеше, тыйнаклыгы, пакьлеге, абруе, матурлыгы. Ул – аның таҗы!

Шунысы игътибарга лаек, башны каплау, исламнан тыш, христианннар һәм яһүдиләр динендә дә бар. Россиядә хатын-кызлар гел каплана торган булган һәм шул рәвешле үзләренең гыйффәтен, әхлагын, инсафлыгын саклаган. Безнең көннәргә кадәр сакланган ХХ гасыр башы фотолары Россиядә традицион хатын-кыз киеме аның гәүдәсен, бит һәм кул чукларыннан гайре, баштан аякка кадәр яшергән. Икенче сүз белән әйткәндә, хиҗаб булган. Бүген дә Россия күпдинле ил булып кала бирә. Хатын-кызларга хиҗаб кию хокукы дин иреген раслаучы Конституция тарафыннан гарантияләнә.

Һичшиксез, хиҗаб җәмгыять өчен дә зур әһәмияткә ия, чөнки ул эчке тәкъвалыкның тышкы килбәте булып тора, рухи чисталыкны гәүдәләндерә һәм хатын-кызның һәм аның даирәсенең әхлакый тотышын билгели.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана