Татарстан мөфтиенең Рәгаиб кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

26.01.2023 16:29

Газиз милләттәшләрем!

Бүген, кояш баю белән, Раҗәб аеның беренче җомгасы керде, ә димәк, дин кардәшләребез Рәгаиб кичәсен каршы алды. Рәгаиб кичәсе алдыннан мөхтәрәм Габдулла һәм Әминәнең никахы булган. Шушы никах нәтиҗәсендә галәмнәргә Раббыбызның иң зур рәхмәте буларак җибәрелгән соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ дөньяга килгән.

Хактыр ки, тәкъвалы бәндәләр өчен бу төндә күп игелекләр һәм файдалар яшеренгән: аңа хөрмәт күрсәтеп уяу торганнарга Аллаһы Тәгалә күпсанлы әҗер-саваплар бирә. Шуңа күрә Рәгаиб кичәсен гыйбадәттә һәм тәүбәләр китереп уздырган ихлас мөселманнарның догалары, ин шә Аллаһ, кабул ителер һәм хисапсыз әҗер-савапларга ия булыр. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Рәгаиб кичәсен истән чыгармагыз! Коръән укыгыз, намаз һәм зикер кылыгыз, сөекле Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтегез. Әлеге фазыйләтле кичә сезгә Раббыбызның ризалыгына, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә ярдәм итсен!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана