Татарстан мөфтиенең Исра вә Миграҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

17.02.2023 17:53

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Бүген, Раҗәб аеның 27нче көненә каршы  кичтә, кояш баегач, бөтен ислам дөньясы мөселман календарендәге мөһим датаны - Исра вә Миграҗ кичәсен каршы алды.

Исра вә Миграҗ – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә могҗизаи төнге сәяхәте һәм соңыннан гаҗәеп рәвештә җиденче кат Күккә күтәрелеп, биредә пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр белән очрашуы, Җәннәтне һәм Җәһәннәмне күрүе, Аллаһ белән аралашуы ул. Хакыйкатьтә, якынлашып килүче мөбарәк төн болар хакында мөселманнарга бик күп белем калдырды! Моннан тыш, Аллаһ бу кичәне Миграҗ вакытында Үзенең яраткан өммәтенә биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә мөселманнар өчен Расүлебезнең ﷺ шәфәгатен һәм “Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк итеп тә олылый.

Исра вә Миграҗ Аллаһның Чиксез Кодрәт Иясе булуын дәлилли, могҗизалар кылуы турында сөйли. Шул ук вакытта бу вакыйгалар – мөселманнар өчен мөһим бер нәсыйхәттер: алар пәйгамбәребезгә ﷺ зур авырлыклардан соң юаныч буларак насыйп ителгән. Кайгы арты кайгы килгән бу чор Аллаһның Илчесе ﷺ тормыш юлында “Хәсрәт елы” исеме белән кереп калган, чөнки, беренчедән, аның яраткан хәләл җефете Хәдичә һәм абыйсы Әбу Талиб бер-бер артлы вафат булган, икенчедән, өч ел буена аның дәгъвате, кешеләргә җиткергән үгет-нәсыйхәтләре бернинди нәтиҗә бирмәгән, хәтта ки киресенчә монафыйклар тарафыннан ул мыскыллау, кимсетү һәм хурлауларга дучар булган. Мөхәммәд ﷺ үз башыннан шушы сынауларны сабырлык, рухи ныклык һәм тәвәккәллек белән кичергәне өчен, Аллаһ аны Үзенең бөек мәрхәмәте – могҗизаи Исра һәм Мигъраҗ сәяхәтләре белән бүләкләгән. Димәк ки, мөселманнар шуны истә тотарга тиеш: Яралтучыбыз сынауларны сабыр итеп, язылган тәкъдирдән риза булып, Аңа итәгатьлек саклап, Аның ярдәменә һәм яклавына сыенып үткәреп җибәргән колын ярата. Раббыбыз сабырларны мактый һәм аларга Коръәннең күпсанлы аятьләрендә зур бүләкләр вәгъдә итә!

Һичшиксез, Исра вә Миграҗ кичәсе нәсыйхәтләренең берсе шулдыр: Бөек Раббыбыз кешеләргә сынаулар белән бергә сабырлык та бирә, авыр вакытларда Аңардан яклау сораган һәм котылуны Аллаһтан гына өмет иткән  бәндәләрне лаеклы әҗер-саваплар көтә.

Кадерле дин кардәшләр! Мөбарәк Исра вә Миграҗ кичәсендә Аллаһтан ярдәм, ярлыкау һәм мәрхәмәт сорагыз, Кыямәт көнендә Расүлебезнең ﷺ бөек шәфәгатен өмет итеп, аңа салаватлар әйтегез, Коръән укыгыз, казага калган һәм нәфел намазларын укыгыз. Бу төнне гыйбадәттә булган һәркемнең догасын кабул ит, дип Аллаһка ялварам!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана