Татарстан мөфтиенең Туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

21.02.2023 08:47

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Газиз милләттәшләрем!

Бүген – Халыкара туган тел көне. Бу уңайдан сезне янә үзебезнең ана телебезне – татар телен саклау мәсьәләләренә игътибар итәргә чакырам.

Адәм галәйһисәламгә Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән могъҗизаларның берсе – ул телләр белү. Тел барлык белемнәрне, фәннәрне, дөньяны танып белү өчен корал булып тора. Ана, гаилә, ата-бабалар кешенең дөньяга килүенә сәбәпче булса, туган тел кешене, Аллаһының башка мәхлүкларыннан аерып, акыллы, аңлы итә. Туган тел, ата-анабызның теле буларак, безне тирә-як даирә белән таныштыра, дөньяны ача һәм безнең холык-фигыльне формалаштыра.

Туган тел аша адәм баласы үз нәселенең алдагы буыннары белән рухи һәм хисси бәйләнешләрен саклый, гасырлар буе баеган милли мәдәниятенең нигезен аңлый һәм үзендә аның бер өлешен саклый, үзенең асылына төшенә. Ягъни туган тел - кешенең тарихы да, хәтере дә, дәвамы да. Туган телне белмичә яшәү – үз-үзеңә, анаңа һәм ата-бабаларыңа хөрмәтсезлек билгесе.

Һәр халыкны Аллаһы Тәгалә үзенчәлекле итеп яраткан: үз теле һәм үз мәдәнияте белән. Һичшиксез, татар булып туганбыз икән, моны Раббыбызның тәкъдире һәм теләге дип кабул итәргә тиешле. Шушы язган тәкъдиргә шөкер кылып, үзебезнең яшәү мәгънәсен аңлап һәм Аның ризалыгына омтылып. Коръәндә әйтелә:

وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ

Мәгънәсе: “Күкләрне һәм җирне яратуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда белгәннәр өчен билгеләр бар” (“әр-Рум” сүрәсе, 22 аять). Ягъни кешелек дөньясында күптөрле телләр булуда Аллаһының Хикмәте һәм Кодрәте бар. Яралтучыбыз Үзе кешелек дөньясын шулай яраткач, безнең туган телебезне җуярга хакыбыз бармыни?! Андый хакыбыз юк, ләкин аны әманәт буларак сакларга бурычыбыз бар.

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһ тарафыннан тәкъдир ителгән, ата-бабаларыбыз һәм аналарыбыз тарафыннан бүләк ителгән газиз туган телебезне яратыйк, саклыйк, өйрәник һәм балаларыбызга әманәт итеп тапшырыйк!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана