Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате

06.03.2023 08:36

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Бүген кояш баегач, 6 нчы марттан 7 нче мартка каршы кичтә, мөбарәк Шәгъбан аеның нәкъ уртасы җитә һәм Бәраәт кичәсе керә, ул безгә Рамазан аена 15 көн вакыт калганлыгын хәбәр итә.

“Бәраәт” сүзе “пакьләнү”, “бурычтан вә җәзадан котылу” дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсендә гөнаһлар гафу кылына, Аллаһтан бәхет, иминлек һәм рәхмәт иңә. Шуңа күрә аны Раббыбыздан үзеңнең, якыннарыңның һәм мәрхүмнәрнең гөнаһлары гафу кылынуын сорап гыйбадәттә үткәрү мөһим. Шулай ук бу кичәдә һәр кеше өчен киләсе елга дигән ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, үлем-китемнәр, авырулар һәм туачак сабыйлар билгеләнер.

Мүгазь ибн Җәбәл тапшырганча (Аллаһ аннан разый булсын), Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән:

"يَطَّلِعُ اللهُ عَزَّ وَجَلَّ إِلَى جَمِيعِ خَلْقِهِ لَيْلَةَ النِّصْفِ مِنْ شَعْبَانَ فَيَغْفِرُ لِجَمِيعِ خَلْقِهِ إِلَّا لِمُشْرِكٍ أَوْ مُشَاحِنٍ".

Ягъни: “Аллаһы Тәгалә Шәгъбан аеның уртасындагы кичәдә Үзенең колларына мөрәҗәгать итә һәм, мөшрикләрдән һәм (кемгә дә булса) явызлык кылучыдан кала, барлык кешеләрнең гөнаһларын гафу итә”. Бу хәдистән аңлашылганча, Бәраәт кичәсендә Бөек Раббыбызның рәхмәтенә өмет баглаган мөселман кардәшләребезгә дошманлык, ачу, тәкәбберлек, көнчелек, үз-үзеңне ярату кебек Аллаһтан читләштерүче сыйфатлардан котылырга, Коръәндә язылганнар турында уйланып, үз тормышлары турында фикер йөртеп, хата-кимчелекләре өчен ярлыкау сорап үткәрергә кирәк. Хакыйкатьтә, Аллаһ – барысын да Ишетүче, безнең догаларга Җавап бирүче, һәм барлык мактауларыбыз – Галәмнәрнең Раббысы Бөек Аллаһка гына.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана