Мөселман журналистларга зур җаваплылык йөкләнгән

08.04.2013 11:02

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү! Хөрмәтле «Ислам-online» Россиякүләм конференциясендә катнашучылар һәм килгән кунаклар! Сезне Татарстан Диния нәзарәте һәм республика мөселманнары исеменнән сәламлим. Безнең чакыруларны кабул итеп, шушы конференциядә катнашу өчен Казанга килү мөмкинлеген табуыгызга без бик шат.

Бүгенге көндә электрон массакүләм мәгълүмат чаралары теге яки бу сораулар буенча шәхси һәм коллектив фикер белдерүнең, җәмгыять фикерен формалаштыруның, мәгълүмат алуның алыштыргысыз коралына әйләнде. Интернет-басмаларга килгәндә, алар елдан - ел, көннән - көн ныграк популярлаша бара. Алар акрынлап газета, радио һәм телевидение кебек традицион массакүләм мәгълүмат чараларын кысрыклыйлар. Ләкин, ни кызганыч, мәгълүмат ташкынының уңай яклары белән бергә, тискәре йогынтысы да арта. Без, мөселманнар буларак, интернет мохитта уңай күренешләрне якларга, шәригать кануннарын һәм илебез законнарын үтәргә тиеш. Мөселман журналистка гаделлек, җитезлек, ышаныч кебек сыйфатлар хас булырга тиеш. Мөселман журналистына гаделлек һәм хакыйкатькә таяну мөһим, чөнки динебездә хаклык беренче урында тора. Түбәндәге аятьтән һәм хәдистән дә дөреслекнең мөһимлеге күренә:

“Кешенең авызыннан чыккан бер генә сүз дә күзәтүче тарафыннан язылмый калмый”  (Каф, 18)

«Берәү Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә ышанса, күркәм сүзләр генә сөйләсен, күркәм сүзләр сөйли алмаса, дәшми торсын» (Бохари, 6018).

Шулай ук ялганның гаять зур гөнаһ икәнлеге дә искәртелә:

 “Алдакчылар безгә (мөселманнарга) бернинди дә мөнәсәбәткә ия түгел” (Мөслим, 104).

Мәсәлән, тикшерелмәгән мәгълүматне һәм гайбәтне сөйләргә ярамый, ә ниндидер хәбәрне тапшырганда дәлилләр китерергә кирәк:

“Әй, иман китергән кешеләр! Әгәр дә шикле кеше сезгә берәр хәбәр китерсә, ул хәбәрнең хакмы, юкмы икәнлеген тикшерегез. Юкса, абайламастан, бер төркем халыкка зыян китерерсез дә, соңыннан үкенеп йөрерсез” (Хөҗүрәт,6)

Әгәр дә журналистның хәбәрдарлык ягы аксый икән, ул үзенең хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итә ала:

“Белмәгәнегезне белгәннәрдән сорагыз” (Нәхел,43)

Мөселман журналистларына ислам дине кыйммәтләрен тарату һәм мөселманнарның хакларын яклау бурычы йөкләнгән. Бу бурычны үтәү җиңел түгел. Мөселман журналисты өчен иҗтимагый ихтыяҗлар - шәхси ихтыяҗлардан, гаделлек – шәхси үпкәләрдән өстен булырга тиеш. Мөселман журналистлары алдында көн саен диярлек калыккан бурычлар: дин кардәшләренә генә түгел, башка дин, милләт кешеләренә карата да ихтирамлылык күрсәтү, файдалы гыйлем таратуда катнашу, җәмгыятьтә традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау, илдәге мөселман өммәтенең чынбарлыгын күрсәтү һәм башкалар.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди:

“Барчагыз да бер булып, Аллаһының арканына (Коръәнгш, Ислам диненә) тотыныгыз, таркалып аерылмагыз” (Гыймран,103)

Аллаһ Раббыбыз кушканнарны үтәп, мөселман журналистларына берләшү юлларын тәкъдим итәбез. Шул максаттан, мөселман матбугатына проблемаларны чишәргә булышлык күрсәтерлек, Ислам электрон массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясе оештырырга дигән нияттә торабыз. Сезнең дә ниятебезне тормышка ашыруда ярдәм итүегезгә өметләнәбез.

Конференциядә катнашучыларны тагын бер кат сәламлим һәм уңышлар телим. 

 

Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның

"Ислам-online" конференциясендә ясаган чыгышы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана