Татарстан мөфтиенең Ураза гаете белән котлавы

21.04.2023 06:19

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләрем!

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм – Ураза гаете белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда башкарылган изге гамәлләребезне кабул итсә һәм ике дөнья бәхете белән бүләкләсә иде!

Егерме тугыз көн буенча, тәннәребезне һәм рухларыбызны чистарту өчен тотылган уразалар, намаз һәм Коръән укып уздырган йокысыз төннәр, җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм дин кардәшләребез белән бергә җыйган кунакчыл ифтарлар, гаиләләребез белән үткәргән бәрәкәтле сәхәрләр артта калды... Татарстанда Рамазан ае быел аеруча бәйрәмчә узды: тәүге тапкыр тапкыр урамнар һәм биналар, тирә-якны балкытып, якты утлар һәм гирляндалар белән бизәлде. Бөтен Татарстанны мәрхәмәткә салып,  республикада мохтаҗларга ярдәм итү өчен «Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән зур хәйрия марафоны узды. Һичшиксез, хөкем сөргән шундый нурлы мохит һәркемгә елның иң изге вакыты турында искә төшереп торды, йөрәкләребезне йомшартты, игелек эшләргә чакырды, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне ураза тотучыларга кушылырга, тормышларын яңа изге биттән башларга һәм Аллаһы Тәгаләгә якынлашырга этәрде.

Ураза бәйрәме бу мөбарәк айның тәмамлануын хәбәр итә, әмма яхшы гамәлләр кылуны дәвам итәргә чакыра. Рамазан аенда башлап җибәрелгән тормыш рәвешен, бу көннәр эчендә үзендә тәрбияләп өлгергән уңай гадәтләрне кеше саклап калырга тиеш. Ягъни гөнаһлардан читләшергә, Коръәнне күбрәк укырга һәм догалар кылырга, ураза тотарга, бозыклыклары өчен ярлыкау сорарга, мәчетләргә йөрергә, мохтаҗларга игелекле булырга һәм гаиләгә мәхәббәт белән карарга кирәк… Хакыйкатьтә, болар ике дөньяда бәхетенә, ихласлыкка һәм җан тынычлыгына, Раббыбызның мәгъфирәтенә һәм ризалыгына ирешү ачкычы булып тора. Ә Ураза бәйрәме безгә Аллаһ тарафыннан шушы туры юлны күрсәткәне өчен рәхмәт әйтү өчен бирелгән. Рамазан аенда тырышып гыйбадәт кылганнан соң һәм Аллаһның киң рәхмәте сәбәпле гөнаһлардан чистарынгач, гамәл китабын яңадан гөнаһлар белән керләндермик. Мөселманнар Ураза бәйрәмен ихлас иман һәм югары дәрәҗәдәге тәкъвалык халәтендә каршы ала, хәзер исә шушы рухи сафлыкны үзеңдә саклап калу мөһим. Моның өчен Аллаһның нигъмәтләре олугтыр. Бу хакта сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисендә болай дип әйтелә:

عَنْ سَهْلٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ : " إِنَّ فِي الْجَنَّةِ بَابًا يُقَالُ لَهُ : الرَّيَّانُ، يَدْخُلُ مِنْهُ الصَّائِمُونَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ، لَا يَدْخُلُ مِنْهُ أَحَدٌ غَيْرُهُمْ، يُقَالُ : أَيْنَ الصَّائِمُونَ ؟ فَيَقُومُونَ لَا يَدْخُلُ مِنْهُ أَحَدٌ غَيْرُهُمْ، فَإِذَا دَخَلُوا أُغْلِقَ فَلَمْ يَدْخُلْ مِنْهُ أَحَدٌ ".

“Хакыйкатьтә, оҗмахта әр-Райан дип аталган капка бар. Кыямәт көнендә алар аша Җәннәткә ураза тотучылар керер һәм башка һичкем кермәс. “Ураза тотучылар кайда?” - дип сорарлар. Алар торырлар һәм алар (шушы капкалар) аша Җәннәткә керерләр. Фарыз ураза тотучыларның барысы да кереп беткәч, капкалар ябылыр, һәм башка беркем дә керә алмас”  (Сахих Бохари, 1896).

Мөхтәрәм җәмәгать! Чын йөрәктән Аллаһы Тәгаләнең шәфкать-мәрхәмәтенә һәм ярлыкавына ирешүегезне, барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда бәрәкәт телим. Тоткан уразаларыбыз барыбызны да уттан азат итсен һәм кыямәт көнендә шәфәгатьче булсын. Ә безнең өммәт һәм Ватаныбыз өчен Яралтучыбыздан тынычлык һәм иминлек сорыйм.

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана